Яңа уку елын каршылап: Районыбыз мәктәпләрендә 3260 укучы белем алачак
Җәйге каникуллар тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары, әти-әниләр, һәм әлбәттә инде, мәгариф системасының үзәге булган укучылар яңа уку елына ныклап әзерләнә.
Актаныш районында 34 балалар бакчасы, 6 урта мәктәп, 16 төп мәктәп, аларның филиалы булган 7 башлангыч мәктәп, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе, сәламәтлекләре чикле балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты һәм Актаныш технология техникумы бар.
Районыбыз мәктәпләрендә 3260 укучы, балалар бакчаларында 1035 бала белем һәм тәрбия ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев