Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа уку елында үзгәрешләр аеруча югары сыйныфтагыларга һәм студентларга кагыла

Яңа уку елы башлана. Югары сыйныф укучыларын, студентларны быел нинди үзгәрешләр көтә? 2022-23 уку елында тугызынчы сыйныф укучылары тапшырган төп дәүләт имтиханнары алынган белемнәрне гамәли куллануга юнәлеш бирү ягына сизелерлек үзгәрәчәк. Әйтик, физика һәм химия буенча имтиханнар лаборатор тәҗрибәләр белән тулыландырылачак, ә информатика буенча тестлаштыру презентация булдыруны күздә тота.

 

Яңа уку елында көтелгән үзгәрешләр

Урыс теле буенча БДИ биремнәре 15тән 9га кадәр кимеде, ләкин алар шактый катлауланды. Укучылар төрле жанрдагы текстларга: көндәлекләргә, рецензияләргә, очеркларга инша язачак. Ә математика биремнәренә бакча, гараж яки башка объектлар булган дача участогы планын расшифровкалау кертелер. Шулай ук төзелеш һәм бизәү материаллары күләмнәрен исәпләү дә тестларга өстәлергә мөмкин.

11нче сыйныф укучылары имтиханнарының эчтәлеге үзгәрмәячәк диярлек. Әмма корректировкалар технологик җиһазларда көтелә. Документларны ялган рәвештә алыштыру яки имтиханда башка кеше катнашуны булдырмау максатыннан һәм укучыларның йөзләрен төгәл тану өчен нейрочелтәрләр кертү планлаштырыла. Шулай ук "акыллы" җиһазлар күзәтүчеләргә таләпләр бозылу турында сигналлар бирәчәк.

Укыту һәм каникуллар уку системасына (дүрт чирек, яки модульле триместр рәвешендә) бәйле һәм эпидемия тибындагы көтелмәгән хәлләрне исәпкә алып, мәктәп җитәкчеләре тарафыннан раслана. Әмма тәкъдим ителгән графиклар һәм барлык кагыйдәләр өчен уртак нәрсәләр бар. Әйтик, теләсә кайсы гомуми белем бирү учреждениесендә каникулларның гомум көннәре саны, җәйгеләреннән тыш, утыз көннән дә ким булмас. Ә аларны күчерү ике атнадан да артмаска тиеш.

Русия мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында 2022-23 уку елыннан белем бирүнең яңа форматы - дистанцион укыту кертелергә мөмкин. Быел апрель-майда бу алым сыналды, әмма барысы да аның камил булмавын һәм йомшак якларын билгеләп үтәләр.
Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков белдергәнчә, 2022-23 елларда дистанцион укыту системасы хокукый статус алырга мөмкин. Бу җәһәттән Хөкүмәттә кагыйдәләрне һәм читтән торып белем бирү процессын регламентлаучы яңа закон әзерләнүе ихтимал. Икенчедән, бердәм стандарт һәм барлык платформалар өчен уңайлы программа тәэмин ителеше эшләнәчәк һәм камилләштереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев