Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Кечкенә артистларның зур гастрольләре: «Тылсым» театры балалар бакчаларында чыгыш ясый

Кечкенә артистларның зур гастрольләре! Актаныш сәнгать мәктәбе театр бүлегенең «Тылсым» театры апрель, май аенда Актанышның барлык балалар бакчаларында да булып , уку елы дәверендә алган белемнәренең нәтиҗәсе булган, кыска метражлы өч әкият уйнадылар.

         7 балалар бакчасында да Ф. Сафинның "Керпенең шәһәргә сәяхәте", Ф. Садриевның " Мырауша белән Йөгерчек ", О. Емельянованың (русчадан А. Хөсәенова тәрҗемәсе) " Мырауҗан маҗарлары " әкиятләре. 

            Нәни тамашачыларның мавыгып каравы, тәрбияче апаларның матур теләкләре артистларыбызга канат өстәп, күңелләрен күтәреп иҗатка тагын да дәртләндерде. Безнең коллективны кабул иткән балалар бакчаларына зур рәхмәт. Мондый очрашулар даими  булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев