Киров мәктәбе укучысы Лобачевский исемендәге фәнни конференциядә җиңде
24-27 март көннәрендә Казан федераль университетында VIII Бөтенроссия Н. И. Лобачевский исемендәге укучыларның фәнни конференциясе узды.
Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ибраһимова Инзилә Илшат кызы конференциядә катнашты Ул "Аномаль корылык шартларында язгы бодайның төрле сортларының продуктлылыгын бәяләү" фәнни эше белән чыгыш ясады. Инзиләнең чыгышын жюри III дәрәҗә диплом белән бәяләде. Укучының фәнни җитәкчесе- Киров мәктәбе директоры Даниял Гарипов һәм укытучысы М. Хәлиулина. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев