Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районның инглиз теле укытучылары Аккүз мәктәбе базасында узган семинарда киңәшләште

2023 елның 20 октябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле укытучыларының «Дәрес һәм дәрестән тыш вакытта инглиз телен өйрәнгәндә укучыларның мотивациясен формалаштыру» темасына район семинары үткәрелде.

Семинарда катнашучыларга инглиз теле укытучысы Гилванова Наилә Хөсәен кызы «Тышкы кыяфәт һәм кеше характеры» темасына инглиз теленнән 6 нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан районның инглиз теле укытучылары мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда экскурсиядә булдылар. Хөрмәтле кунакларны экскурсоводлар Әхмәтова Айзилә һәм Шәйдуллина Ильвина музей экспонатлары белән таныштырдылар. Музей җитәкчесе: Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы.

Башлангыч класс укучылары инглиз теле укытучысы Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы җитәкчелегендә «Шалкан» рус халык әкиятен, ә 9 нчы класс укучылары Гилванова Наилә Хөсәен кызы җитәкчелегендә «Witches Loaves» by O’Henry (О’Генри «Ведьмин хлеб») исемле әсәрне инглиз телендә сәхнәләштереп дәрестән тыш эшчәнлекне күрсәттеләр. Театр эшчәнлеге ярдәмендә иҗади шәхес формалаштырырга, төрле кичерешләр тәҗрибәсен тупларга, укучы сөйләмен үстерергә һәм сүз запасын баетырга мөмкин. Район укытучылары тарафыннан дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек бик югары бәяләнде. 

Мәктәп директоры Җәмилов Ринат Флүн улы мәктәп һәм аның эшчәнлеге белән таныштырды. 
Семинар Актаныш мәгариф идарәсе планы буенча чыгышлар, дәрестә кулланырга мөмкин булган уен алымнарын өйрәнү белән дәвам итте. Методист Латыпова Гөлназ Наил кызы укытучыларны алда торган эш планы һәм максат — бурычлар белән таныштырды. Семинар эшлекле рухта оештырылуы нәтиҗәсендә укытучыларга тәҗрибә уртаклашырга мөмкинчелек бирде. 

Аккүз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 
Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев