Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары профиль математика һәм рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырды

Актаныш районы укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән безне сөендереп торалар. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары профиль математика һәм рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырды.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның унберенче сыйныф укучысы Айнур Гыйлаев берьюлы ике фәннән 100 балл җыйды. Айнур профиль математика һәм рус теле имтиханнарыннан иң югары балл җыюга иреште. 
 Илназ Галиев исә профиль математикадан БДИны 100 баллга тапшырды.

Быел гимназиянең 4 укучысы 100 балл белән сөендерде.

Әлеге алодынгы укучыларны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәгегез дә бүгенге кебек матур булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев