Теләкәй мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды
Теләкәй урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме тантаналы һәм дулкынландыргыч рухта үтте. Әлеге истәлекле чарада ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева катнашып, район башлыгы һәм Башкарма комитет исеменнән ихлас котлауларын җиткерде.
Быел 9 нчы сыйныфны барлыгы 8 укучы тәмамлады. Гөлфинә Мөхәммәдиева аларга киләчәк тормышларында уңышлар, бәхетле һәм якты киләчәк теләде.
Мәктәп директоры Гөлнара Миркасыймовна да укучыларга җылы теләкләрен җиткерде һәм уку елында аеруча тырышлык күрсәткән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм укучылар, укытучылар һәм ата-аналар өчен онытылмаслык мизгелләргә бай булды, һәм ул мәктәп елларының матур бер сәхифәсе булып күңелләрдә сакланып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев