Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Технология фәнен укытканда заманча белем бирү технологияләре куллану: Теләкәй мәктәбендә районыбызның технология укытучылары киңәште

Теләкәй мәктәбендә 6 март көнне районыбызның технология укытучылары катнашында «Технология фәнен укытканда заманча белем бирү технологияләре куллану» темасына семинар-киңәшмә узды. Семинар эше кунаклар килү белән сату-алу күргәзмәсе белән башланып китте.

2023-2024 нче уку елында 27 укучы белем ала. Аларга 11 укытучы, аерым алганда, югары квалификацион категорияле 2, 1 квалификацион категорияле  8 педагог белем һәм тәрбия бирә. 

Районыбызның технология укытучылары укуучыларның кул эшләре куелган сату-күргәзмәсе белән танышканнан соң белән танышу башлангыч корпуста “Синель чыбыктан чәчәк ясау технологиясе” темасына мастер-класс карады. Әлеге дәресне башлангыч сыйныф укытучылары Миңнеголова Светлана Шәехтимер кызы, Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы
әзерләгән.

Технология укытучысы Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы укучылары белән “Модульле оригами ысулы – кусудама” ачык дәресене күрсәтте.

Семинар-киңәшмә халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырылганга әлеге уңайдан коллектив бик матур кичә әзерләгән иде. “Сез – кояшы, сез – чәчкәсе, сез – бизәге җиребезнең” дип аталган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. 

Технология укытучылары актив рәвештә түгәрәк өстәл янында узган сөйләшүдә актив катнаштылар. Мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыймовна чыгышыннан соң, Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы  Мәгъдәнурова Гөлназ Фаиз кызы "Технология фәнен укытканда заманча белем бирү технологияләре куллану", Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Хәбирова Лилия Риф кызы "Планлаштыру – укыту-тәрбия процеcсын дөрес оештыруның нигезе" темасы буенча сөйләп фикерләре белән уртаклаштылар. 

Технология укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе  Фәттәхова Лениза Динәвис чараны йомгаклап мәктәп коллективына рәхмәтен белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев