Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Технология укытучылары Яңа ел алдыннан Иске Байсар мәктәбендә тәҗрибә уртаклашты (фотолар)

Технология укытучыларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Районда гына түгел, республика күләм җиңүләре белән данлыклы мәктәпнең һәр почмагыннан миллилек бөркелә. Укытучылар эшчәнлекне мәктәп музее белән танышудан башлады. Укучылар кыска һәм аңлаешлы итеп җирлекнең күренекле кешеләре, авыл атамалары, тупланган материалларга күзәтү ясадылар. Мәктәпнең эшчәнлеген чагылдырган видеоязма да, укучыларның сәнгатьле итеп шигырь укулары, технология фәненнән районда җиңү яулаган укучыларның проект яклаулары — һәммәсе тырышлык, бергәләп эшләү нәтиҗәсе ул.

 Семинарның темасы: «Укытучының функциональ грамоталылыгы- укучыларның грамоталылыгы үсеше нигезе». Укытучылар технология дәресләрендә функциональ грамоталылык үсешен формалаштыруны мисаллар белән дәлилләделәр, авырлыклар, проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Якынлашып килүче Яңа ел табынына — «Мастер класслар» белән бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев