Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

24 март көнне халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

24 март көнне "Рәсәй юристлар ассоциациясе" тарафыннан Рәсәй Федерациясендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Бу көнне Татарстан Республикасында 56 урында иртәнге 8дән 16 сәгатькә тикле халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Кабул итү пунктларының адресларын һәм телефон номерларын Рәсәй юристлар ассоциациясенең Татарстандагы региональ бүлеге сайтыннан alrf16.ru табарга була. Белешмәләр...

24 март көнне "Рәсәй юристлар ассоциациясе" тарафыннан Рәсәй Федерациясендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Бу көнне Татарстан Республикасында 56 урында иртәнге 8дән 16 сәгатькә тикле халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Кабул итү пунктларының адресларын һәм телефон номерларын Рәсәй юристлар ассоциациясенең Татарстандагы региональ бүлеге сайтыннан alrf16.ru табарга була. Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-07-83.
"Бушлай юридик ярдәм" проекты кысаларында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Актаныш җирле бүлеге 24 март көнне 8 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр - Татарстан Республикасы Актаныш нотариаль округы нотариусы Ләйсән Сөнгать кызы Янгирова; 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр - Татарстан Республикасы Актаныш адвокатлар коллегиясе филиалы адвокаты Алмазия Гавис кызы Гәрәева; 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр - район суд приставлары житәкчесе Наил Нургаян улы Нурлыев; 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр район прокуроры ярдәмчесе Ильмир Альберт улы Габидуллин кабул итә. Һәркем үзен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе Ленин урамы, 4 йортта ("Татфондбанк" бинасында, 1 катта) урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 3-21-14.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев