25 форма рейтингында Иске Айман җирлеге I урынга лаек булды
Бүген район хакимиятендә 2022 елның I кварталы һәм март ае нәтиҗәләренә багышланган 25 форма-киңәшмә узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җирлекләрдәге туу-үлем, язылышу- аерылышу, хокук бозулар, табигый үсеш, бер кешегә туры килә торган алкоголь күләме һәм башка социаль күрсәткечләр турында хисап тотты. Шулай ук балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге күздән кичерелде. Яңа Әлем авыл җирлегендәге авыр гаиләләрнең һәрберсе хакында мәгълүмат бирелде.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев гомуми үлем структурасы буенча хисап тотты. I кварталда 52 райондашыбыз вафат булган, шуларның 9-ы эш яшендәгеләр. "Эш яшендәге" дип аталган структурага 16-61 яшьтәге ир-егетләр, 16-56 яшьтәге хатын-кызлар керә. Районда эш яшендә үлеп китүчеләрнең күбесе, нигездә, хроник авыруга дучар булучы кешеләр. Тышкы сәбәпләр буенча вафат булган 4 кешенең барысында да алкоголь табылган.
25 форма-киңәшмәдә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова социаль контракт үтәлеше белән таныштырды. Республика тарафыннан Актаныш районында яңа эшкә урнашучыларга, үзмәшгульләргә ярдәм йөзеннән 4 млн 238 мең сум акча бүлеп бирелде. Әлеге сумманың 617 мең сумы инде I кварталында ук үзләштерелде. Актаныш, Яңа Әлем, Киров, Иске Байсар җирлекләреннән әлеге дәүләт ярдәмен максатчан файдалану оештырылды. Социаль контракт үзләштерү республика рейтингында Актаныш районы IV урында бара.
Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов җирлектәге проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләде. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җирлектә килеп туган мәсьәләләрнең уңай чишелешен табып, алга таба системалы эш алып барырга кушты.
Рейтинг нәтиҗәләре буенча пар күгәрчен сынына Иске Айман җирлеге лаек булды. Җирлектә гаиләләр арту, балалар туу, тәртипсезлекләр, янгыннар булмау, кибетләрдә алкогольле эчемлекләр сатылмау беренче урынны яуларга төп этәргеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев