Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

4 июльдә “Бердәм Россия» Татарстан Президенты вазифасына кандидат билгели

Праймериз үткәрү буенча инициативалы төркем партия эчендә беренчел тавыш бирү нәтиҗәләрен раслады ТР Президенты вазифасына праймериз үткәрү буенча инициативалы төркем утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика парламентында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты. Җәмәгать эшлеклеләре 27 июньдә партия эчендә беренчел тавыш бирү нәтиҗәләрен расладылар һәм беркетмәне...

Праймериз үткәрү буенча инициативалы төркем партия эчендә беренчел тавыш бирү нәтиҗәләрен раслады
ТР Президенты вазифасына праймериз үткәрү буенча инициативалы төркем утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика парламентында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
Җәмәгать эшлеклеләре 27 июньдә партия эчендә беренчел тавыш бирү нәтиҗәләрен расладылар һәм беркетмәне Бердәм Россия" төбәк сәяси советына тапшырдылар. 4 июльдә «Бердәм Россия» партия конференциясендә Татарстан Президенты вазифаларына үз кандидатын билгели.
Искәртеп үтик: 27 июньдә җәмәгать эшлеклеләре үткәргән праймериз нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның 95 проценты республика лидеры Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Тавыш бирүдә катнашкан 1588 кешенең 1513 е Миңнеханов өчен тавыш бирде. Марат Әхмәтов 874 тавыш җыйды, Олег Морозов - 789, Сергей Батин - 705. Шулай итеп, "Бердәм Россия" тарафыннан Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозовтан торган өч кандидат исемлеге тәкъдим ителде.
Инициативалы төркем рәисе Илгиз Хәйруллин журналистларга биргән әңгәмәсендә: "Инициативалы төркем үз эшен төгәлләде, әмма без ТР Президенты сайлауларын үткәрүдә әзерлектә катнашачакбыз. "Бердәм Россия" партиясенең конференциясен үткәргәннән соң без тагын бер тапкыр инициативалы төркем белән очрашабыз һәм безнең бурычларны, эш юнәлешләрен билгелибез".
"Бердәм Россия" БСП ТТБ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев инициативалы төркем эшен бәяләп: "Инициативалы төркем җәмәгать оешмалары белән бергә зур эшкә кереште, ә бу җитди процесс - Татарстанның уңай тәҗрибәсе генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләре өчен дә үрнәк. Без көч күп тукмәдек, инициативалы төркем һәм җәмәгать эшлеклеләре күп мәсьәләләрне хәл итте. Бу тәҗрибәне арттырырга кирәк, дип саныйм һәм без бик кызыклы сайлау кампаниясенә өметләнәбез".
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев