Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Аерылышкан парларга бары тик ике ел узгач кына кабат өйләнешергә рөхсәт итәчәкләр?!

Узган ел белән чагыштырганда, быелның 10 аенда Татарстанда өйләнешүчеләр саны 14 процентка кимегән. Татарстан министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, аерылышучылар саны арта бара. Аерылу процессын катлауландыру турында сүзләр күп йөрде. Бу мәсьәләне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә мөһим көнүзәк мәсьәлә дип куйган иде. Гаиләләрне ныгыту өлкәсендә...

Узган ел белән чагыштырганда, быелның 10 аенда Татарстанда өйләнешүчеләр саны 14 процентка кимегән. Татарстан министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, аерылышучылар саны арта бара. Аерылу процессын катлауландыру турында сүзләр күп йөрде.
Бу мәсьәләне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә мөһим көнүзәк мәсьәлә дип куйган иде. Гаиләләрне ныгыту өлкәсендә Татарстанның һәр районында төрле чаралар үткәрелә, бердәм эш алып барыла. inkazan.ru сайты хәбәр итүенчә, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева аерылышу процессын киметү максатында яңа тәкъдим белән чыккан. «Аерылышкан парларга бары тик ике ел узгач кына кабат өйләнешергә рөхсәт итәргә кирәк», - дигән ул. Аның уйлавынча, бу адым гаиләләрне ныгытырга ярдәм итәчәк. «Өйләнешер алдыннан да гаилә корырга уйлаучы яшьләргә төпле фикергә килү өчен бер ай гына түгел, өч ай вакыт бирергә кирәк.
Татарстанда махсус гаилә сәясәте белән шөгыльләнгән департамент булдыру да комачау итмәс иде», - дигән ул. Әмма Татарстан Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова бу фикер белән тулысынча килешеп бетми. «Ябык ишекләргә керер¬гә тырышудан мәгънә юк», - дигән ул Татьяна Воропаева тәкъдименә җавабында. Шулай да Татарстанда аерылышу процессын кат¬лау¬ландыру өлкәсендә чаралар күрелергә тиеш дип белдергән. Сүз уңаеннан, быел яз көне аерылышуны катлауландыруга юнәлтелгән закон проекты ¬Рос¬сия Дәүләт Думасына тап¬шырылган иде. Әлегә бу проектны карау кичектерелде.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17106
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев