Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта җигүле атлар парады үтте (+ФОТО)

Кышкы ярминкәнең дәвамы булып, Актаныш җирлегендә матур традициягә әверелгән, авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе узды. Башта матур итеп бизәлгән атлар Актанышның Ленин паркы тирәли әйләнделәр, аннары үзәк чыршы янына уздылар. Чыршы янына җыелган халык сөенеп тройкаларны каршы алды. Теләге булганнарга атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде. Тройкаларның бизәлешенә, утырып...

Кышкы ярминкәнең дәвамы булып, Актаныш җирлегендә матур традициягә әверелгән, авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе узды.
Башта матур итеп бизәлгән атлар Актанышның Ленин паркы тирәли әйләнделәр, аннары үзәк чыршы янына уздылар. Чыршы янына җыелган халык сөенеп тройкаларны каршы алды. Теләге булганнарга атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде.
Тройкаларның бизәлешенә, утырып йөрү җайланмасының уңайлылыгына карап урыннар һәм бүләкләр бирелде.
Нәтиҗәләрне Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов ясады: 1нче урын - " Чишмә " ҖЧҖ ; 2 нче урын - " Саф " ҖЧҖ; 3 нче урын - " Агрофирма Актаныш " ҖЧҖ.
Шулай ук " Тамыр ", "Нур", "Эконом", "Таң" хуҗалыклары да буш калмады, барысы да бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев