Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген “Лачын” боз-спорт сарае капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты

Шома бозда фигуралы хәрәкәт итүче балаларны озакламый Актанышта да күрергә мөмкин булачак. Боз сарае яңа елдан яңа юнәлештә үз эшчәнлеген башлаячак.

“Лачын” боз-спорт сараенда төзекләндерү эшләре октябрь аеннан башланган Алмаз Мортазин җитәкчелегендәге “Стройком” оешмасы аны сыйфатлы итеп башкарып чыккан. Идән, түшәм, стеналар, юыну бүлмәләре барысы да яңартылып, тәртипкә китерелгән. Бинада якты, җылы, уңайлы.

   Тантаналы чарада катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов төзекләндерү эшләрен башкаруда үз өлешен керткән “Татнефть” җәгыятенә һәм “Стройком” оешмасы җитәкчесе Алмаз Мортазинга үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде.

   Әлмәт шәһәреннән килгән фигуралы шуу осталары чыгышы тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде. Чара Актаныш, Минзәлә районнарының 2005 елгы егетләр хоккей командаларының иптәшләрчә очрашуы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев