Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүләк аланындагы ялыбыз

"Кайсыгыз әйтә - Кыш бабай безнең янга ничек килә, ягъни нәрсәгә утырып?" Бирелгән бу сорауга балалар йөз төрле җавап табарга мөмкиннәр. "Самолетта оча". "Атка утырып килә". "Дальнобойщик машинада." "Болан белән". "Этләр җигеп..." Җавапларын тыңлап кына бетер, берсенекен дә ишетми калырга ярамый. Бу юлы да шулай булды. Әле ярый, әңгәмәне бүлеп,...

"Кайсыгыз әйтә - Кыш бабай безнең янга ничек килә, ягъни нәрсәгә утырып?" Бирелгән бу сорауга балалар йөз төрле җавап табарга мөмкиннәр. "Самолетта оча". "Атка утырып килә". "Дальнобойщик машинада." "Болан белән". "Этләр җигеп..." Җавапларын тыңлап кына бетер, берсенекен дә ишетми калырга ярамый. Бу юлы да шулай булды. Әле ярый, әңгәмәне бүлеп, Бүләк урманы юлыннан Кыш бабай үзе(!) килеп менде... Җәяүләп...Хәер, барысын да тәфсилләп языйк әле.
Балалар бакчасында эшчәнлек күп төрле, һәр чара баланың камил үсешенә ирешү, буш вакытын файдага үткәрү максатыннан оештырыла. Ә бу чараларга әти- әниләр дә кушылса, беләсезме, тәрбиянең никадәр үтемле буласын!
"Алтынчәч" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре белән бик тә күңелле чара - "Бүләк урманы аланындагы ялыбыз" кичәсе уздырылды. Тәрбияче Әминә Шәйхелова оештырган бу чара Бүләк урманы агачларына кошлар өчен җимлек урнаштыру һәм аларны төрле бөртекләр белән сыйлау белән башланып китте.
Чаңгы трассасына якын кил дә, чаңгы шумый гына
кайтмы? Ю-у-у-ук, тәрбиячебез хәстәрлекне күреп, балалар өчен чаңгыларны да алып килгән бит. Әти яннан шуганда, әни көч биреп торганда шумыйбызмы соң! Ничек кенә әле, ярыша-ярыша шудык! Балалар шимбә көннең җилле-буранлы икәнен дә онытып, чаңгы шудылар.
Әниләр тәмле сыйлар белән кайнар чәй эчәргә кыстагач, туктарга уйладык. Тәрбияченең "Кайсыгыз әйтә - Кыш бабай безнең янга ничек килә, ягъни нәрсәгә утырып?" - дигән соравы балаларны тагын чәй эчү уеннан ерагайтты. Берсен-берсе бүлдереп, һәркайсы үз фикерен әйтергә ашыкты. Әле ярый әңгәмәне бүлеп, Бүләк урманы юлыннан Кыш бабай үзе(!) килеп менде... Җәяүләп...Күрсәгез мондагы тамашаны!!! Кыш бабай каршына балалар гына түгел, әти-әниләр дә чаба! Никадәр тәэсирле минутлар кичерделәр алар бу минутта!
Ә Кыш бабайның күңелсезрәк чагы булды шул. Аның күчтәнәч капчыгын һәм кар кызын Убырлы алып киткән, менә шуны эзләп, урманда йөрүе икән. Шулай да, Кыш бабай булсын да, гел күчтәнәчсез булсын, имеш! Кесәсендә нәниләргә дигән тәмле сыйлары табылды. Үтемле теләкләрен нәниләргә җиткереп, Кыш бабай үз юлы белән китеп барды, бакчаларда бәйрәмнәр башланганчы, Убырлыны табасы бар ич аның. Сабыйларына никадәр куаныч, үзләренә күңелле ял бүләк итүе өчен, әти-әниләр тәрбиячеләргә рәхмәт хисләрен белдерделәр.
Ахырдан Әминә апалары алып килгән тәбикмәк, әниләре кыстырып килгән тәмле сыйлар белән тәмләп кайнар чәй эчтеләр, Куян чәе! Табигатьтә ничек тәмле бит ул! Салкын кышның зәһәрлегенә, ачы буранның усаллыгына карамыйча, табигатьтә булып кайтты уртанчылар! Менә, ичмасам, табигать балалары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев