Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәм яме китмәсен иде

Чыршы утлары җем-җем килә, төнге күкне салют-фейерверклар яктырта, кулларда бенгаль утлары, шарт-шорт килеп петардалар шартлый... Матур, рәхәт, күңелле! Яңа ел бәйрәмнәренең аерылгысыз бер өлеше бу күренешләр. Тик нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык, бигрәк тә, ваемсыз, алдын-артын...

Чыршы утлары җем-җем килә, төнге күкне салют-фейерверклар яктырта, кулларда бенгаль утлары, шарт-шорт килеп петардалар шартлый... Матур, рәхәт, күңелле! Яңа ел бәйрәмнәренең аерылгысыз бер өлеше бу күренешләр. Тик нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык, бигрәк тә, ваемсыз, алдын-артын уйлап торырга яратмаучы балалар янгыннан саклану кагыйдәләре турында онытып җибәрә кебек.
Яшүсмерләр, яшьләр бик ярата торган пиротехник эшләнмәләрне кибетләрнең бары тик махсус бүлекләреннән генә сатып алу ярый. Аларны сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан исә әлеге ара ким дигәндә 50 метр булырга тиеш.
Пиротехникадан файдалану кагыйдәләре:
- пиротехник эшләнмәне куллану кагыйдәләрен яхшылап укырга кирәк. Гадәти тоелган шартлаткыч та билгеле бер үзенчәлеккә ия булырга мөмкин;
- пиротехник эшләнмәнең филтәсен кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә мөмкин;
- янып торучы, сүнгән яки ниндидер сәбәп белән шартламаган пиротехника өстенә иелергә ярамый.
Яңа ел бәйрәмнәренең өлкәннәр күзәтчелегендә үтүе, кеше күп җыелган урыннарда җитәкчелек вәкилләре һәм янгыннан саклану
буенча җаваплы кешеләр булу шарт.
Яңа ел бәйрәмнәрендә игътибарны аеруча янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлтергә кирәк.
Бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен Яңа ел чыршысын тотрыклы нигезгә утыртырга; төзек булмаган электр гирляндаларын файдаланмаска, бүлмәләрдә пиротехник эшләнмәләр һәм ачык ут кулланмаска, балаларны караучысыз калдырмаска, аларны ут белән файдалану кагыйдәләренә өйрәтергә, электр челтәрен артык йөкләмәскә, ятакта тәмәке тартмаска кирәк. Янгын чыккан очракта, кичекмәстән телефон аша 01, 112 коткару хезмәтенә шалтырату зарур.
112 коткару хезмәте аша ашыгыч ярдәм, янгын сакчылыгы, полиция, террорга каршы хезмәт, коткаручылар, газ авария хезмәтен чакырырга мөмкин. Бәла-каза килеп чыккан һәм бу номерга шалтыраткансыз икән, операторның телефонны алганын көтегез. Кабат шалтыратасыз икән, чират ахырына каласыз дигән сүз, димәк, көтү вакыты тагын да артачак. Бар сорауларга да төгәл һәм тыныч җавап бирергә тырышыгыз. Оператор сөйләшү тәмамлануын әйтми торып, трубканы куймагыз. Балаларыгызга, куркынычсызлык кагыйдәләре белән беррәттән, хәвеф-каза чыкканда ни эшләргә кирәклеген, 112 номерын куллану тәртибен өйрәтегез.
Иң мөһиме - бәйрәмнәр тыныч узсын, хәвеф-хәтәрләр булмасын.
Яңа ел кичен күңелле һәм матур үткәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев