Бала кыйнаганны чит кешеләр видеога төшергән: Җинаять эше кузгатылды
Социаль челтәрләрдә Чаллыдагы «Асылташ» социаль приютында яшүсмерләрнең бер малайны вәхшиләрчә кыйнаган видеоязмасы пәйда булды. Видеода бер өлкән бала малайны тотып тора, икенчесе аны куллары белән суга һәм аяклары белән типкәли. Бу кадәр сугуга малай түзә алмыйча егыла. Шәфкатьсез яшүсмерләр корбанны кабат торгызып кыйнарга тотына. Бүлмәдәге башка балалар бу хәлне карап тора.
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец "Асылташ"социаль приютындагы инцидентны контрольгә алды.
— Бу, әлбәттә, коточкыч хәл. Приюттагы балаларның күпчелеге бирегә яхшы тормыштан килмәгән. Ни өчен олы балалар кечкенә балаларны карау, булышу, өйрәтү урынына, аларны мыскыл итә? Урынлы сорау тауа: әгәр бу вакыйганы видеога төшермәсәләр моның ахыры нәрсә белән тәмамланыр иде? Бала приютта булганда, аның өчен бу учреждение җитәкчелеге җаваплы. Җаваплы затларга җәза билгеләнәчәк, — дип белдерде балалар омбудсмены.
Әлеге язма бик тиз арада федераль органнарга кадәр барып җитте. Баланы кыйналу очрагы буенча "Ваемсызлык" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне үз контроленә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев