Күңелләренә хуш килде
Общество

Күңелләренә хуш килде

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 9 декабрь көнне Бүләк гимназия-интернатына инвалид балаларны һәм аларның әти-әниләрен кунакка чакырдык. 6-8 нче сыйныф укучылары катнашында алар өчен концерт куелды. Аеруча Айзилә Сәлмәнованың җырлавы, Нәфисә Вәлиева белән Адилә Усманованың биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде. Гимназия директоры Рамил Гарипов инвалид балаларның әти-әниләренә сәламәтлек, сабыйларын аякка бастыруда сабыр...

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 9 декабрь көнне Бүләк гимназия-интернатына инвалид балаларны һәм аларның әти-әниләрен кунакка чакырдык.
6-8 нче сыйныф укучылары катнашында алар өчен концерт куелды. Аеруча Айзилә Сәлмәнованың җырлавы, Нәфисә Вәлиева белән Адилә Усманованың биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде.
Гимназия директоры Рамил Гарипов инвалид балаларның әти-әниләренә сәламәтлек, сабыйларын аякка бастыруда сабыр һәм көчле булуларын теләде. Балаларга гимназия укучылары, тәрбиячеләр кулыннан ясалган истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны янында тәмамланды.

Нет комментариев