Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кичә Питрәч районында авариягә эләккән кешеләрнең туй сәяхәтеннән кайтып килеше булган

Әлеге фаҗигадә ике кешенең гомере өзелә. Кичә иртәнге сәгать алтылар тирәсендә М7 трассасының Татар Казысы авылы борылышында 28 яшьлек йөртүче идарәсендәге "Фредлайнер" фурасы, 40 яшьлек ир-ат идарә иткән "ГАЗ" йөк машинасы һәм өч пассажиры булган "Шевроле" машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры урында ук һәлак...

Әлеге фаҗигадә ике кешенең гомере өзелә. Кичә иртәнге сәгать алтылар тирәсендә М7 трассасының Татар Казысы авылы борылышында 28 яшьлек йөртүче идарәсендәге "Фредлайнер" фурасы, 40 яшьлек ир-ат идарә иткән "ГАЗ" йөк машинасы һәм өч пассажиры булган "Шевроле" машинасы белән бәрелешкән.
Һәлакәт аркасында җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры урында ук һәлак булган. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, җиңел машинада утырган кешеләр арасында Таиландантан туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар да була. Алар "Казан" аэропортында әти-әниләре каршы алалар һәм туганнар Удмуртиянең Воткинск шәһәренә юл тота. Авариядә ике ир-атның гомере өзелә.
чыганак: http://www.vatantat.ru/index.php?pn=1977

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев