Актаныш

Актаныш районы

16+
Общество

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агрофорумда катнашырга чакыра

Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   

Халыкара  махсуслаштырылган  күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык  өлкәләрен  үз эченә ала, болар:   авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар һәм  запас частьләр, үсемлекләрне  яклау  чаралары  һәм    ашламалар, авыл  хуҗалыгы  культуралары  орлыклары, авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртү,  төргәкләү һәм сортировкалау  өчен  җайланмалар   һәм башкалар.     Килүчеләр  өчен Идел буе төбәкләренең  фермер хуҗалыклары  продукциясе ярминкәсендә  сыйфатлы  натураль   товарлар  сатып алу  мөмкинлеге  дә  булачак.  

 Агросәнәгать форумы  кысаларында  эшлекле  программа чаралары  каралган.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясе утырышын,  авыл  хуҗалыгы  тармаклары  буенча  тематик  түгәрәк  өстәлләр, игенчелекне һәм терлекчелекне  үстерүнең  мөһим мәсьәләләре  буенча   семинарлар һәм  мастер-класслар  уздыру   планлаштырыла.  Программа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган agro.tatarstan.ru 

Уздыру  урыны  –   «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәге, Лаеш  районы,  Олы  Кабан авылы, Выставочная ур., 1 йорт (Халыкара  аэропорт).

Күргәзмәгә керү түләүсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев