Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәскәү – Уфа М-7 трассасында ике кешенең гомере өзелгән

25 сентябрьдә көн уртасында, Мәскәү - Уфа М-7 трассасының 1113 нче чакрымында кеше үлеменә китергән һәлакәт булган. "Лада Приора" машинасы белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат алда барган машинаны узарга теләп каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Әмма шул вакытта каршыга машина килүен күреп, хәвеф-хәтәрне каршы як юл читеннән урап узмакчы...

25 сентябрьдә көн уртасында, Мәскәү - Уфа М-7 трассасының 1113 нче чакрымында кеше үлеменә китергән һәлакәт булган.
"Лада Приора" машинасы белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат алда барган машинаны узарга теләп каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Әмма шул вакытта каршыга машина килүен күреп, хәвеф-хәтәрне каршы як юл читеннән урап узмакчы була. Кызганычка каршы, ул идарәне югалта һәм машина юл читенә төшеп каплана.
"Лада машинасының йөртүчесе һәм 37 яшьлек пассажир хатын-кызның гомере өзелә. Тагын бер пассажир - 42 яшьлек ир-ат хастаханәгә озатыла.
чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/63301-ashyigyichlyik-b%D3%99lase-tatarstan-yulyinda-ike-keshene%D2%A3-gomere-%D3%A9zelg%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев