Рәхмәт сезгә, ветераннар!
Актанышның “Җиңү волонтерлары” ветераннарны бәйрәм белән котлады
7 май көнне «Сезгә, туганнар» акциясе кысаларында җирлегебездә гомер кичергән 12 Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлап, хәйриячеләр ярдәме белән әзерләнгән азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
"Сезгә, кадерлеләрәбез» (“Вам родные”) рәсәйкүләм акция Җиңү көне алдыннан Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә старт алды. Ул «Без бергә» гомүмрәсәй хәрәкәтен оештыручылар — «волонтер-медиклар» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, гомүмрәсәй халык фронты, волонтерлык үзәкләре ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.
Сугыш ветераннары исә үзләрен зурлауларына рәхмәтләрен әйтеп, илләребезнең тыныч булуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев