Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Самолетлар күкне иңләде

Кечкенә вакытта кайсы гына малайның очучы буласы килми икән? Зәңгәр күкне ярып очкан, ерактан бик кечкенә булып күренгән самолетларга карап хыялланган яшьтәшләрем әле дә күз алдында. Ә инде кәгазьдән ясалган самолетларны малайлар гына түгел, кызлар да очыра иде. Юрий Гагарин кебек галәмне иңләү теләге яшерен хыял булып бик күпләрнең күңел...

Кечкенә вакытта кайсы гына малайның очучы буласы килми икән? Зәңгәр күкне ярып очкан, ерактан бик кечкенә булып күренгән самолетларга карап хыялланган яшьтәшләрем әле дә күз алдында. Ә инде кәгазьдән ясалган самолетларны малайлар гына түгел, кызлар да очыра иде. Юрий Гагарин кебек галәмне иңләү теләге яшерен хыял булып бик күпләрнең күңел почмагында яши.
Әйе, 1961 елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган "Восток" космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше очучы-космонавт Юрий Гагарин иде. Шушы көннән соң Гагарин күпләрнең кумирына әйләнде. Ә 12 апрель Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу уңайдан мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре уздырыла, төрле кичәләр оештырыла. Укучыларны техник иҗатка ныграк тарту йөзеннән бәйгеләр үткәрелә.
Моделизм түгәрәкләренә балалар теләп йөри. Бәйгеләренә дә теләп катнаша. Узган атнада район мәгариф идарәсе һәм балалар иҗат үзәге бергәләп оештырган "Иң гади самолет моделе" бәйгесенә дә укучылар ныклап әзерләнгәннәр.
- Бәйге хакында мәктәпләргә алдан ук нигезләмәләр бирелде. Алар шуның нигезендә әзерләнделәр. "Иң гади самолет моделе" бәйгесенең шарты буенча, сыналучы самолетларга бәя аларның һавада күпме торуына карап биреләчәк. Бер укучы самолетын өч тапкыр очырып карый. Шуның ике яхшы очканының нәтиҗәсе кушылып, уртача нәтиҗә чыгарыла, - дип аңлатты район мәгариф идарәсе белгече Камил Әмиров.
Һәрберсе үзләренчә ясаган самолетларын тоткан укучылар саны артканнан-арта барды. Узган елларда 17 укучы катнашкан булса, быелгы бәйгедә 7 урта, 15 төп гомуми белем бирү мәктәбеннән барысы 58 укучы катнашты.
- Укучыларның техник иҗатын үстерү һәм моделизм буенча бәйгеләр шактый еллар элек башланган иде. Хәзер мондый бәйгене менә өч ел инде республикада да уздыралар. Аларда алдынгы урыннар алмасак та, теләп әзерләнәбез. Районда үткәрелгәннәрендә урыннар да алабыз. Моделизм укучыларда нык кызыксыну уята. Монда исәпли белү сорала. Бала сызым сыза, материалны сайлап ала һәм, җыеп, аны сынап карарга тиеш, - ди Актанышның 1 нче мәктәбенең технология укытучысы Дилшат Мөхәмәдиев.
- Балалар иҗат үзәгендә ел дәвамында "Без - бергә" дигән фестиваль үтә. Ә инде май ахыры, июнь башларында аның республика конкурсы уза. Шуңа әзерлек йөзеннән ел дәвамында этаплап, төрле бәйгеләр оештырабыз. "Иң гади самолет моделе" бәйгесе аның чираттагысы. Мондый бәйгеләрнең елдан-ел әһәмияте арта бару куанычлы. Алар балаларда техник иҗатка мәхәббәт тәрбияли, - дип, фикерләре белән уртаклашты балалар иҗат үзәге директоры Әлфия Галиева.
Әлбәттә, барлык кеше дә очучы була алмый. Әмма мондый бәйгеләр, түгәрәкләр егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкальгә дәлил буларак, аларны хезмәткә, тормышта югалып калмаска өйрәтә. Кулына чүкеч, кадак тоткан ир кеше беркайчан авырлыклар алдында каушап калмый.
Укучылар үзләре дә шул фикердә.
- Бүгенге ярышта катнашкач, чыннан да, очучы буласым килеп китте. Шундый күп самолетлар ясаганнар. Киләсе елга мин дә күбрәк самолет ясарга җыенам. Хезмәт түгәрәгенә теләп йөрибез. Төрле әйберләр ясыйбыз. Кулга корал тотып эшләргә өйрәнәбез, - ди Такталачык мәктәбе укучысы Айдар Бәхтиев.
Бәйгедә самолеты һавада иң озак очып, I урынны яулаган, сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия-интернатның V сыйныф укучысы Айнур Гаптрахмановның сөенече чиксез, күзләре үк елмая.
- Җиңүемә шундый сөендем. Беренче урын алырмын дип уйламаган идем. Бик тырышып әзерләндем. Укытучым Ришат Тимершәех улы белән көн саен самолетлар ясап очырып карадык. Иң әйбәтләрен бирегә алып килдек.
Алда укучыларны "Иң гади судомодель" һәм "Иң гади автомодель" буенча ярышлар көтә. Беренчесен "Актаныш басмалары" ял итү урынындагы сулыкта үткәрү планлаштырыла. Димәк, көймәләрне хәзердән үк әзерли башлагыз, хөрмәтле укучылар.
ЧАРАДАН ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев