Сары Эт елы ниләр вәгъдә итә (ГОРОСКОП)
Уттай кызыл Әтәчкә алмашка сап-сары Эт - бик дустанә, аралашучан, тынгысыз, гаделлекне гәүдәләндерүче җан иясе елы килә, җәмәгать! Анысы безгә нәрсәләр алып килер икән? Сүзебез - шул хакта. Кучкар (21.03 - 20.04) Яуларга теләгән үрләрнең барысына да ирешерсез. Бигрәк тә җәен шәп-шәп уңышлар көтелә. Әмма турыдан ярып салуыгыз гына үзегезгә...
Уттай кызыл Әтәчкә алмашка сап-сары Эт - бик дустанә, аралашучан, тынгысыз, гаделлекне гәүдәләндерүче җан иясе елы килә, җәмәгать! Анысы безгә нәрсәләр алып килер икән? Сүзебез - шул хакта.
Кучкар (21.03 - 20.04)
Яуларга теләгән үрләрнең барысына да ирешерсез. Бигрәк тә җәен шәп-шәп уңышлар көтелә. Әмма турыдан ярып салуыгыз гына үзегезгә бераз зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә кешеләргә карата йомшаграк, изгерәк күңелле булырга тырышу кирәк. Акча мәсьәләсендә бернинди дә кытлык юк. Ул гына да түгел, җәен зур гына отыш яки премиягә дә исәп тотарга мөмкин. Көч-энергиянең ташып торуы эшегездә сокландыргыч нәтиҗәләргә китерер. Ел мөһим борылышларга бай булыр. Зур тәҗрибә туплап, үзегезгә ошамаган күп нәрсәләрне үзгәртә алырсыз. Тик ничек кенә булса да, сәламәтлекне игътибардан читтә калдырмаска тырышыгыз, юкса көзен хроник чирләрнең баш калкытуы бар.
Үгезбозау (21.04 - 20.05)
Бу елда карьера баскычыннан югарырак үрмәләү һәм шуның нәтиҗәсендә акча янчыгын әйбәт үк калынайту мөмкинлеге туар. Әмма эш һәм акча артыннан куып, якыннарыгызны да онытып бетермәскә иде. Язын дәрәҗәлерәк эш тәкъдим итүләре ихтимал. Әмма шундук ризалык бирү ярамас. Иң элек йомшак кәнәфигә җайлап утырып, барысын да әйбәтләп уйлау кирәк. Ягъни яңа вазыйфа проблемалар, шул исәптән сәламәтлеккә бәйлеләрен дә китереп чыгармасмы икән, дип баш катырмый булмас. Шулай да Эт елында барыннан да әһәмиятлесе - сөеклегез белән үзара мөнәсәбәтләр. Һаман үз ягыгызга каерып, аларны боза күрмәгез. Юкса бердәнберегез сездән шактый ук алҗырга мөмкин.
Игезәкләр (21.05 - 21.06)
Уңышлы ел. Бигрәк тә иҗат һәм сәүдә белән шөгыльләнүчеләр өчен. Карьера белән җенләнмәгез: тыныч кына, барысын да бик яхшылап уйлап кына эшләсәгез, җитәкчегез күрми калмас. Тик әлеге мәсьәләдә ниндидер мәкерлеккә бара күрмәгез. Бу нервларыгызны какшату гына түгел, абруегызга да нык кына "сугачак". Өстәмә акча чыганакларын эзләп маташырга кирәк булмаячак. Чөнки ел әйләнәсекесәгезгә акча үзеннән-үзе диярлек коелып кына торачак. Көз көне гаиләгездә гаҗәеп матур бер хәлнең булып алуы яхшы киләчәккә өмет-ышанычлар уятачак.
Кысла (22.06 - 22.07)
Бу елда сабырлык һәм башлаган эшне ничек тә ахырына җиткерергә тырышу бик кирәк булыр. Елның беренче яртысында эш буенча игътибарга алырлык тәкъдимнәр алырсыз, дәрәҗәле кешеләр белән дуслашып китү мөмкинлекләре ачылыр. Офыкта яңа максат һәм планнар күренер. Акчасыз утырмассыз. Елның икенче яртысында яңа теләк һәм мәнфәгатьләр барлыкка килер. Үсеш юнәлешен сайлап алуда туганнарыгыз ярдәм итәр. Гайбәт сүзләрдән, шикле яңа танышларыгыздан, астыртын гамәлләргә тартып кертүләреннән сак булыгыз. Ел ахырында гаиләгезгә кагылышлы искитмәле дәрәҗәдә яхшы хәбәрләр ишетү бәхетенә ирешерсез.
Арыслан (23.07 - 23.08)
Дәүләт оешмасыннан китеп, үз эшегезне ачып җибәрергә карар итүегез бар. Гомумән, бу елда, хәтта элекке хезмәт урынында калсагыз да, байтак кына акча эшләү мөмкинлеге ачылыр. Тәвәккәллек кенә кирәк. Шулай да елның төп вакыйгалары күчемсез милек мәсьәләләрен хәл кылуга бәйле булыр. Узгандагы хезмәтләрегез бик тә файдалы җимешләрен китерер. Шул ук вакытта элекке хаталарыгызның "уңыш"ын да җыярга туры килер. Язын көнчелек өянәге үзегезне бөтереп алмагае. Сөеклегезгә ышанырга өйрәнсәгез генә мөнәсәбәтләрегез какшамыйча калыр. Сәламәтлеккә килгәндә, шөкер, ел әйләнәсе Арысландай сәламәт булырсыз.
Кыз (24.08 - 22.09)
2018 елда ерак һәм якындагы юллар уңыш китерер. Сәфәрләрнең рухи һәм матди үсеш юлындагы файдасы зур булыр. Кыскасы, торгынлыкта яшәп мүкләнүдән куркасы юк. Ел башында гаиләгезгә байтак кына чыгым тотарга туры килер. Җәен акча мәсьәләсендә барысы да яхшырыр. Ә көзен матди хәлегез хәтта кемнәргәдер бурычка биреп торырлык дәрәҗәдә үсәр. Ел ахырында торак мәсьәләсе буенча байтак кына көчегезне исраф итәрсез. Әмма сез аны барыбер үзегезнең файдага ерып чыгарсыз! Бу гаиләгезгә зур шатлык-куанычлар китерер. Гомумән, ел азагы күңелегезне үсендерердәй вакыйгаларга, кемнәрнеңдер көнчелеген китерердәй матур-матур уңышларга бай булыр.
Үлчәү (23.09 - 23.10)
Юкка-барга янмасагыз-көймәсәгез, кайгы-хәсрәткә бирелмәсәгез, Сары Эт елы уңышлы узачак. Барыбызга да мәгълүм Мюнхгаузен, чәченнән сөйрәп, үзен-үзе сазлыктан тартып чыгарган кебек, сез дә үзегезне бу халәттән коткарыгыз. Иҗат кешеләре өчен менә дигән мөмкинлекләр ачылыр. Димәк, уңышка һәм әйбәт гонорарга өметләнәсе, дигән сүз. Ә менә җитәкчеләргә шәхси максатында кәнәфиеннән файдалану ярамас. Акчага килгәндә, чүп кебек, аны уңга-сулга тарату килешмәс кенә түгел, ярык тагарак янында калдырырга да күп сорамас. Керемгә омтылып, "финанс пирамидасы" кебек алдакчылар ятьмәсенә эләгүдән сак булу кирәк. Ялгызлар, ниһаять, бердәнберләрен табар. Әмма 2018 елның Үлчәүләргә туй үткәрү өчен бигүк әйбәт вакыт түгеллеген онытмагыз!
Чаян (24.10 - 22.11)
Һәрбер адымыгызны уйлап эш итсәгез, барысы да тәртиптә булачак. Карьера ясау ихтималы зур. Тик җиңел юлларга гына исәп тотмау кирәк. Башка урынга күченүгә яки таныш-белешләр аша төшемле эшкә урнашуга бәйле тәкъдимнәрне шундук кире кагыгыз. Кайберәүләр, ниһаять, үзләренең эшен ачуга ирешәчәк. Тегеннән-моннан акча эшләп алу мөмкинлекләре дә күп булыр. Елның икенче яртысында бик хәерле хәбәрләр, мөһим очрашулар, зур уңышка ирешү көтегез. Әмма уңышыгыз кайберәүләрдә көнчелек тудырганлыктан, үз абруегыз өчен көрәшергә туры килер. Читләр фикеренә карамыйча, алга барыгыз!
Укчы (23.11 - 21.12)
Туарылып китәргә вакыт булмаячак. Кеше күзенә чалынырдай берәр нинди нәтиҗәгә ирешәсегез килсә, бик каты эшләргә кирәк. Кайбер хезмәттәшләрегез сәләтегез яки тырышлыгыгыздан көнләшеп, үзегезгә аяк чалу нияте белән янып йөрер. Әмма калганнары белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булу явыз бәндәләрнең төрле мәкерлекләреннән коткарып калыр. "Финансларыгыз романслар җырлый башласа", өстәмә керем чыганагын эзләргә иренмәгез. Сары Эт елында сез аны табачаксыз! Нәтиҗәдә кыш башларына акча мәсьәләсен тулысынча хәл итеп бетерәчәксез. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, ел башында барысы да тыныч булачак. Ә аннан соң ялгызларның гына түгел, гаиләлеләр арасыннан да кайберәүләрнең йөрәгендә шашкын хисләр кабыначак...
Кәҗәмөгез (22.12 - 20.01)
Бөтен ел әйләнәсе эшегездә белемегез һәм осталыгыгыз белән ялтырарсыз. Шуның бәрабәренә әйбәт акча да алып торырсыз. Көчегезгә ышанганлык, үҗәтлек һәм дә саклык хезмәттәшләрегезнең күз алдында үзегезне чын мәгънәсендә профессионалга әйләндереп куячак. Әмма бу кемнәргәдер ошамаячак. Шуңа күрә коллективта мөнәсәбәтләрне көйләргә туры киләчәк. Гомумән, ел уңышлы булачак. Тик менә җәен генә көтелмәгән җирдән штрафка дучар булу куркынычы бар. Закон сүзенә колак салырга һәм эчке сиземләвегезне тыңларга кирәк, димәк. Көзен иске дусларыгыз һәм шулар белән бергә күптәнге планнарыгыз кире кайтачак.
Сукояр (21.01 - 19.02)
Ел башында эшегез иҗади уенны хәтерләтеп, бик җиңел барачак. Әмма яз җитүгә, барысы да катлауланып китәчәк һәм өстегезгә бурычлар өеләчәк. Элек өйрәнгәннәрегездән күбесе нәкъ менә шушы чорда бик ярап куячак. Дәрәҗәле танышларыгызның көтелмәгән ярдәме дә урынлы булачак. Гаилә бизнесы белән шөгыльләнүчеләр моңарчы күрелмәгән уңышларга ирешәчәк. Сукоярларның эшмәкәр булганнары һәм булмаганнары - берсе дә акчасыз утырмаячак. Бигрәк тә җәен кесәләрегез бермә-бер калынаячак. Шуның нәтиҗәсендә күптәннән хыялыгызда йөрткән кыйммәтле әйберләр сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Кышын матур гына бер сәфәр тормышыгызга үзгәреш җилләре кертәчәк.
Балык (20.02 - 20.03)
Үзгәрешләрдән курыкмагыз - аларның барысы да уңай! Тик яңа танышларыгыз белән саграк кыланыгыз, аларга бөтен күңелегезне ачып салмагыз. Берьюлы берничә эшкә тотынмагыз, юкса берсен дә ерып чыга алмаячаксыз, өстәвенә әле согы сыгып алынган лимондай хәлсезләнеп тә калырсыз. Язын - бик мөһим очрашу, көзен - шәп кенә табыш керү, кыш башында көтелмәгән популярлыкка ирешү ихтималы гаять зур. Ә инде ел азагында күпләрнең төшләренә дә кереп карамаган уңышларга ирешерсез.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=21060
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев