Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сочида авиаһәлакәттә Татарстаннан да артист кыз була...

Бүген, 25 декабрьдә коточкыч хәбәр килеп ирешә: Сочидан Сириягә очкан Ту-154 самолеты авиаһәләкаткә юлыга. Һавага күтәрелгәч озак та үтмичә ул Кара диңгезгә төшә. Бортта 85 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасы була. Сириягә баручыларның күпчелеге Александров исемендәге хор вәкилләре була. Моннан тыш самолетта безнең коллегаларыбыз - өч федераль канал: Беренче канал,...

Бүген, 25 декабрьдә коточкыч хәбәр килеп ирешә: Сочидан Сириягә очкан Ту-154 самолеты авиаһәләкаткә юлыга. Һавага күтәрелгәч озак та үтмичә ул Кара диңгезгә төшә. Бортта 85 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасы була. Сириягә баручыларның күпчелеге Александров исемендәге хор вәкилләре була. Моннан тыш самолетта безнең коллегаларыбыз - өч федераль канал: Беренче канал, НТВ һәм «Звезда» журналистлары, шулай ук күбрәк доктор Лиза исеме белән таныш Елизавета Глинка була.
Артистлар Россия армиясен Яңа ел белән тәбрикләргә тиеш була, ә танылган җәмәгать эшлеклесе медикаментлар алып бара. Рейс пассажирлары арасында безнең якташыбыз Ралина Гыйльманова да булган. Аңа 22 яшь. Кыз Казан хореография училищесын тәмамлаган, соңгы вакытта Мәскәүдә яшәгән һәм Александров исемендәге ансамбльдә чыгыш ясаган. Сириягә ул сөйгәне, шулай ук танылган коллектив катнашучысы булган Михаил белән юнәлә. Яшьләр әлеге ансамбльдә 2014 елда таныша да. 12 ай очрашып йөргәннән соң Михаил Ралинага тәкъдим ясый, тиздән алар өйләнешергә тиеш булган.
Билгеле булганча, коллектив тулы диярлек состав белән оча (өч солист кына булмый). Мәскәүдә бары тик балет артистлары гына кала.
Тикшерүчеләр тарафыннан төп каралган версияләр - самолетның техник яктан төзек булавы һәм пилот хатасы. Терракт ихтималы өстенлекле булып каралмый. Лайнер һәлакәте буенча «Ялгышлык белән кеше үлеменә яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән очу яки аңа әзерлек кагыйдәләрен бозу» матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Белешмә
Ту-154 самолеты уртамагистральле пассажирлар лайнеры булып тора һәм 2008-2009 елга кадәр пассажирлар авиациясендә кулланыла. Шуннан соң компанияләр самолетларның әлеге моделеннән баш тарта башлый, әмма аны Россия Оборона министрлыгы структурасында, шулай ук аларның Кытай коллегалары тарафыннан аның кулланышы дәвам ителә. Быелга булган мәгълүматлар буенча, әлеге ике ил ведомствосы балансында мондый модификацияле 60 якын лайнер тора. Гомумән алганда, Ту-154 СССР вакытында, узган гасырның 60 елларында эшләнә. Барлыгы 930га якын берәмлек самолет җитештерелә. Катастрофаларда шуларның 70е югалтыла.
Россия Президенты Владимир Путин авиаһәлакәттә вафат булучылар туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ил башлыгы Премьер-министр Дмитрий Медведевка Ту-154 һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү буенча дәүләт комиссиясе булдырырга кушты.
Лайнер һәлакәте белән бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклаша. «Бу - барча кеше өчен дә зур трагедия. Вафат булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», - ди ул.
чыганак: http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/64732-sochida-avia%D2%BB%D3%99lak%D3%99tt%D3%99-tatarstannan-da-artist-kyiz-bula.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев