Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Унитазга бәбиләп, сабыйны чүплеккә чыгарып атканнар

Удмуртиянең Глазов районында акылга сыймаслык хәл булган. Әни кеше унитазга бәбиләп, иренә сабыйны чүплеккә чыгарып атарга куша. Хәзер бу коточкыч җинаятьнең нечкәлекләрен Тикшерү комитеты ачыклый. Ирле-хатынлы бу адымга өйдән куып чыгарудан куркып барганнар дип фаразлана. 12 һәм 3 яшьлек ике баласы булган гаилә әти-әниләре белән кечкенә генә ике бүлмәле фатирда...

Удмуртиянең Глазов районында акылга сыймаслык хәл булган. Әни кеше унитазга бәбиләп, иренә сабыйны чүплеккә чыгарып атарга куша. Хәзер бу коточкыч җинаятьнең нечкәлекләрен Тикшерү комитеты ачыклый.
Ирле-хатынлы бу адымга өйдән куып чыгарудан куркып барганнар дип фаразлана. 12 һәм 3 яшьлек ике баласы булган гаилә әти-әниләре белән кечкенә генә ике бүлмәле фатирда яшәгән. Икенче баласын тапканнан соң яшь хатынга: "Башка табасы булма, куып чыгарабыз", - дип әйтә торган булганнар. Аборт ясатырга соңга калган хатын, үзенең өченчегә авырлы булуын яшерергә мәҗбүр булып, баланы төшерергә теләп, төрле дарулар да эчеп караган. Нәтиҗәдә, яшерен генә өйдә унитазга бәбиләп, куркыныч җинятькә ирен дә этәргән.
Иртәнге дүрттә ире пакетка салынган сабыйны чүплеккә чыгарып ташлаган.
Бәхеткә каршы, үтеп баручы студент чүплектәге пакетның селкенүен һәм аннан ниндидер тавышлар килүен ишетеп төргәкне сүтә. "Мин анда эт яисә песи баласыдыр дип уйладым", - ди егет. Табылган сабыйны хастаханәгә озаталар, аңа Андрей Морозов дип исем кушканнар. Ә җинаятьче ата-ананы суд карары көтә.
чыганак: http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/15425-unitazga-bәbilәp-sabyiynyi-chүplekkә-chyigaryip-atkannar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев