Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәт куркынычсызлыгы булмаганга өй төзегән ир-ат икенче каттан егылган

Мәскәүдәге төзелештә ир-ат һәлак булган. Ул өй түбәсеннән егылып төшкән, аста аңа арматура таяклары кадалган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Башкала прокуратурасы белешмәсе буенча, фаҗига Яңа Мәскәүдә шәхси йорт төзелешендә була. 17 майда Воскресенское бистәсендә ике катлы өй түбәсен төзәтәләр. Эшче ир-ат кинәт егыла һәм аста тырпаеп торган арматурага кадала.
«Ир-ат икенче кат биеклегеннән егылды һәм төзелеш фундаментындагы арматурага төште. Ул урында ук үлде», – диелә ведомство белешмәсендә.
Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев