Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда җылы һәм юеш була

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә һава торышы җылы булыр дип көтелә, юеш кар явар, бозлавык булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде. Декабрь татарстанлыларны температураның җитди тирбәнеше,...

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә һава торышы җылы булыр дип көтелә, юеш кар явар, бозлавык булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде.
Декабрь татарстанлыларны температураның җитди тирбәнеше, ягъни үзгәреп торуы белән гаҗәпләндерде. Ләкин хәзерге вакытта һәм якындагы берничә көндә нормадан авышкан җылылык була. "Яңа ел каршылар алдыннан, шулай ук 1 һәм 2 гыйнварда һава температурасы минус 6дан плюс 1 градуска кадәр була, юеш кар, пыскак явым-төшемнәр, буран, бозлавык булуы бар", - дип фаразлады Сергей Захаров.
Ул коммуналь хезмәтләрне түбәләрнең торышына аеруча игътибарлы булырга өнди. Һава торышының җылы булуы кар шуып төшүгә китерергә мөмкин.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/29/132340/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев