Актаныш

Актаныш районы

16+
Пар балдаклар

Актаныш яшьләре республика көнендә районнардан килгән 45 пар белән никахларын рәсмиләштерәчәк

Казанда, 30 август- республика көнендә, берьюлы 45 гашыйк парның никахлары рәсмиләштереләчәк. Республиканың төрле районнарыннан килгән яшь парлар Камал театрының яңа бинасында бер үк вакытта балдаклар алмаша.

Әлеге парлар арасында Актаныш яшьләре дә бар. Якташыбыз, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина үзенең сөйгәне белән әлеге тантаналы чарада катнаша.  Бу хакта безгә район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева хәбәр итте.

ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән яшь гаиләләргә бүләкләр тапшырачак. Тантана Камал театрының яңа бинасында уза, башлану вакыты – 11:00 сәгатьтә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» ФППның Татарстандагы төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, суверенитет һәм бердәмлек рухы белән тулы көндә республика башкаласы гаилә бердәмлегенең дәлиле булачак.

"Бу тантаналы акт-республиканың киләчәге ныклы гаилә фундаментында торуының якты символы. Нәкъ менә гаилә буыннан – буынга тапшырыла торган традицияләр, телләр һәм кыйммәтләр бишеге булып тора», - диде Әхмәтова.

Татарстанда Рөстәм Миңнеханов яшь гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Татарстан яшьләргә үз киләчәген ышанычлы планлаштыру өчен шартлар тудыра: яшь гаиләләр өчен торак программалары үстерелә, социаль һәм финанс ярдәм чаралары күрсәтелә, заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә.

Әхмәтова шулай ук билгеләп үткәнчә, гаилә турында кайгырту — киләчәккә инвестиция. Яшь гаиләләргә ярдәм итеп, без демографик потенциалны ныгытабыз, сәламәт һәм бәхетле буын тәрбиялибез һәм ахыр чиктә бөтен республикабызның чәчәк атуын тәэмин итәбез.

Яшь гаиләләргә ярдәм «Гаилә» милли проекты кысаларында оештырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев