Утта чыныккан мәхәббәт!
Актаныш районының Күҗәкә авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары Нурфика Абдуллина белән Әбүбәк Шәеховларның гаиләсе-тугрылык һәм батырлык символы.
Татарстан ЗАГС идарәсендә ачылган «Мәхәббәт кайда да җиңә» фотокүргәзмәсендә якташларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфикә Абдуллина һәм аның тормыш иптәше Абүбәк Шәехов тарихы аерым урын алды. Аларның тормышлары, елъязма битләредәй, экспозиция стендларында сугыш башланганчы булган яшьлектән алып, кулга-кул тотынып яшәгән тыныч елларга кадәр сурәтләнгән.
Нурфика белән Әбүбәк- ирле-хатынлы ветераннар гына түгел, ә шул чорның тере шаһитлары. Алар сугыш авырлыкларын кичерделәр, бер-берсенә тугрылыкларын гына түгел, бәлки тормышка сөенә белүләрен дә ахыр сулышкача саклый алдылар. Фотосурәтләрдә - аларның туган авылларында беренче очрашулары, җиңү алып килгән 1945 елдагы туйлары, балалар һәм оныклар тәрбияләү. Аларның тарихы — безнең барыбыз өчен дә матур өлге ул: чын мәхәббәт вакыттан да, сынаулардан да курыкмый.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмәдә 53 фронтовик гаиләсенең тарихы яктыртылган 45 стенд бар. Әмма Актаныш геройларының тарихы иң күңелне нечкәртерлек тарих. Без мондагы гаиләләрнең республикабызның бер өлеше булуы белән горурланабыз. Алар Җиңү өчен фронтта гына түгел, көткән, ышанган һәм яраткан кешеләренең йөрәкләрендә дә яулануын искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев