Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

АВЫЛ КИТАПХАНӘБЕЗ ТӘРӘЗӘЛӘРЕНДӘ УТЛАР БАЛКЫЙ ҺӘРЧАК: КИТАПХАНӘ - РУХИ ХАЗИНӘ

Безнең редакциябез почтасына бик күп хатлар килә. Авторларыбыз төрле тематик язмалар һәм мәкаләләр юллый. Шулар арасында булган бер бик җылы эчтәлекле хатны безгә Татар Суыксу авылы китапханәчесе Дилә Әзһәм кызы Хәйбиева язган. Әйдәгез бу хат белән бергәләп танышыйк, дуслар.

  Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Бирегә килүче һәркем үзенә рухи азык таба, дөньяга карашын киңәйтә, кызыклы яңалыклар ача, үзенең йөрәген әдәби дөнья белән бәйли.
 Мин, төп китапханәчебез ялда булу сәбәпле, китапханәдә вакытлыча эшлим. Үзем шушы авылда 30 елдан артык яшим. Авыл тормышы, халкымның яшәеше белән яхшы таныш. Китапханә эшенең кызыклы да, файдалы да икәнен кечкенәдән аңлап үстем. Китаплар укырга яраттым.
  Заманча җиһазландырылган бу тылсымлы йортка авыл халкы бик теләп йөри. Китапханә мәктәп һәм балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәп укучыларында китапка мәхәббәт тәрбияләү, белемнәрен тирәнәйтү максатыннан чыгып, төрле әдәби викториналар, тарихи һәм музыкаль кичәләр үткәрәбез. Язучы, шагыйрьләребез иҗаты белән һәрдаим танышып торабыз. Кечкенәләр белән әкияти илгә сәяхәт итәбез. Кичен яшьләр өчен үткәрелгән төрле чаралар файдалы һәм кызыклы үтәләр.Китапханәнең эшчәнлеге, илдә барган сәяси, икътисади үзгәрешләр белән тыгыз тоташ.
  Өлкәннәребез дә китапханәгә бик актив йөриләр. Ноябрь аенда өлкән яшьтәге апаларга, мобилизацияләнгән егетләребезгә җылы оекбаш, бияләй, перчаткалар бәйләү өчен җыелырга тәкъдим ясадым. Изге күңелле, олы җанлы апаларыбыз бердәм булып, догаларын укып, игелекле эшне башлап җибәрделәр. Үзебезнең тематик төркемне булдырып “Җылы куллар” дип атадык. Шул көннән башлап, һәр атнаның пәнҗешәмбесендә җыелып җылы оекбашлар,бияләйләр бәйләделәр.Өйләрендә бәйләп алып килүчеләр дә күп булды. Араларында 15 пар бәйләүче апаларыбыз да бар. Алар күңел җылысын биреп бәйләмнәрен бәйлиләр,дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, егетләребезнең исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтуларын теләп дога кылалар. Мин авылыбызның шундый игелекле апалары белән чиксез горурланам. Үзләренә дә сәламәтлек, үз изгелекләренең үзләренә савап булып кайтуын телим.
Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хәмматуллина да безнең түгәрәк эшчәнлегенә һәрдаим үзенең ярдәмен күрсәтеп торды. Бәйләү өчен җепләр, энәләр әзерләп, әзер бәйләнгәннәрен алып барып тапшырып йөрде. Үткәрелгән чараларда актив катнашып, безгә теләктәшлек белдерде. Җирлегебез тормышы, яңалыклары белән таныштырып, безне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
    Мин дә үз чиратымда, мондый очрашулар тагын да күңеллерәк, файдалырак булсын өчен төрле темаларга дискуссияләр, викториналар, интеллектуаль бәйгеләр оештырам. Өй эшләре дә бирелә, апаларыбыз аларга бик теләп әзерләнеп киләләр. Һәрбер очрашу чәй өстәле янында җанлы сөйләшү белән тәмамлана. Вәгазьләр тыңлап, догалар укыла.
    Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чарабыз истә калырлык булды. Милли җанлы апаларыбыз бәетләр укып, мөнәҗәтләр әйттеләр. Алдагы очрашуыбыз Укытучылар һәм остазлар елына багышланган иде. Төркемебездә лаеклы ялдагы укытучыларыбыз да бар. Бу  чарада һәркем үзенең мәктәп елларына кайтып, күңелле мизгелләр кичерде. Аларның миһербан җанлы, сабыр, игелекле, тырыш булуларына, эчке һәм тышкы матурлыкларына сокландык, куйган хезмәтләре белән горурландык. Бөек язучы Ф.Яруллин әйткәнчә: ”Иң гүзәл кешеләр”булуларына тагын бер тапкыр инандык.
Алдагы очрашуыбыз бигрәк тә истә калырлык булды. Актанышның “Туган як”музеена экскурсиягә бардык. Андагы истәлекле экспонатларны карап, районыбыз тарихы белән тулырак танышу, бездә соклану да, горурлану хисләре дә уятты. Актанышыбызның матур урыннарын карап йөргәч, ”Сихәт”кафесында бергәләп чәйләр эчеп, рәхәтләнеп ял иттек. Бу чараны оештыруда да җирлек башлыгы Гүзәлия Гыйлмегаян кызының ярдәмен күреп, аңа рәхмәтле булдык.
    Апалар да бу очрашуларны көтеп алалар. Көндәлек мәшәкатьләрдән ял итү өчен менә дигән урын, диләр алар. Һәрбер очрашудан күңел җылысы алып, сөенеп кайтып китәләр. Менә шундый җанлы очрашулар белән гөрләп тора безнең китапханәбез. Мин авыл халкына бик тә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев