Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Язгы җылы очрашу

Без үзебезнең редакция почтасына яшь хәбәрчеләребездән, яшь авторларыбыздан да даими рәвештә матур-матур хатлар кабул итеп торабыз. Бүгенгесен Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Зәринә Газетдинова юллаган.

     2023 ел –  Россиядә  «Педагог һәм остаз елы”дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәптә күп төрле чаралар планы булдырылды. Ә бүген безгә кунакка мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез – укытучы апа-абыйларыбызның остазлары кунакка килде. Язгы матур, гади бер  көнне без матур, җылы бәйрәмгә әйләндердек. Ихлас теләкләр булып барган сүзләр  күңел гөлләрен яшәртә. Без дә бүген язгы матур иртәдә  остаз укытучыларыбызнын  матур киңәшләрен тыңларга, алардан хәер-фатыйха алырга җыйналдык.
             Укытучы – ул изге һөнәр. Безнең киләчәгебез –  укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Чын Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык. Ни өчен дигәндә, бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Бәйрәм чарасында катнашкан өлкәннәребез  дә нәкъ менә шундыйлардан. Алардан укытучылык һөнәренә юнәлеш алган апа-абыйлар –безнең укытучыларыбыз.
     Өлкән укытучыларыбыз үзләренең эшләү чорлары турында яратып, сагынып сөйләделәр.Төпле киңәшләрен бирделәр,матур фикерләрен җиткерделәр. Ә без исә, мактаулы да,авыр да булган укытучы һөнәренең аларның  җаннарында булуын , укытучылык аларның язмышы икәненә тагын бер кат ышандык. Бүгенге мәктәп тормышы белән дә хәбәрдар булуларына сөендек.
     Алар безнең уңышларыбызга сөенеп,уңышсызлыкларыбызга көенеп торалар.
Бәйрәм чарасын укытучыбыз  Мәгъданурова Гөлназ апа бик матур, җаннарга үтеп керерлек  итеп алып барды . Укучылар өлкәннәребезгә иң матур,иң яхшы  концерт номерларын күрсәттеләр. Күңелгә якын җырлар, шигъри тәлгәшләр, вальс, мәдәният хезмәткәре Ахунов Фәнәвис абыйның гармунда уйнавы, моңлы җырлавы кунакларыбызга бик тә ошады. Кичә тәмамлангач чәй табыны янында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар .”Киләчәктә дә мәктәптә балалар тавышы тынмасын,илләр имин булсын,яхшы укыгыз,матур итеп эшләгез “ –дип, теләкләрен юлладылар алар.
     Кичәгә төрле сәбәпләр аркасында килә алмаган укытучы-остазларыбызның да хәлләрен белешеп чыктык без. Алар без килүгә бик сөенделәр. Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм затларга ныклы сәламәтлек телибез. Матур чараларыбыз дәвамлы булачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев