Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Күктә пилотсыз аппаратлар: Район һәм шәһәр суд приставларына яңа бурычлар йөкләнде

Татарстан Республикасы Федераль суд приставлары хезмәте бүлекләренең 53 җитәкчесе, өлкән суд приставлары Чаллыга укырга, бүгенге вәзгыять белән бәйле рәвештә белемнәрен күтәрергә җыелды.

Суд приставлары эшчәнлегендә яңалык барлыкка килде- алар район һәм шәһәр территорияләрендәге һава киңлекләрен дә күзәтергә тиеш. 

«Эштә яңа алымнар, методикалар дөньядагы, илдәге вакыйгаларга бәйле рәвештә яңартыла. Хәзер суд приставлары  һава киңлеген күзәтү өчен урамга чыгарга тиеш. Бу пилотсыз аппаратлар белән бәйле. Татарстанда террорчылык һөҗүмнәрен потенциаль җәлеп итә торган объектлар күп, шул исәптән пилотсыз очу аппаратларының да куркынычы бар.  Шуңа күрә вакыт — вакыт һава киңлекләрен дә күзәтеп торырга тиеш булабыз. Иң зур яңалыкларның берсе шушы», — дип сөйләде  ТР баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов.

Чыганак- "Челнинские известия" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев