Актанышта регионара шахмат турниры башланды
Спорт хәбәрләре

Актанышта регионара шахмат турниры башланды

Өч көн дәвам итәчәк ярышта төрле шәһәр һәм районнардан 120дән артык яшь шахматчы катнаша.

Бүген Актаныштагы «Балалар иҗат үзәге»ндә регионара шахмат турниры старт алды. Ярышның ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар, яшь шахматчылар, аларның тренерлары һәм остазлары катнашты.

Өч көн дәвам итәчәк турнирда 120дән артык бала үзләренең шахмат тактасындагы осталыкларын сынап карый. Ярышка Октябрьский, Оренбург, Мамадыш, Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт шәһәрләре һәм Актаныш районыннан яшь шахматчылар килгән.

Турнирның ачылу тантанасында яшь спортчыларга изге теләкләрен «БлагоДарение» хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова җиткерде.

Алар балаларга ярышларда уңышлар, матур уеннар һәм җиңүләр теләде.

Шахмат — сабырлыкны, игътибарлылыкны, логик фикерләүне һәм алдан берничә адымны күрә белүне таләп иткән спорт төре. Әлеге турнир яшь шахматчыларга үз осталыкларын сынау, тәҗрибә туплау һәм яңа дуслар табу өчен дә яхшы мөмкинлек бирә.

Ярышта катнашучы барлык яшь шахматчыларга уңышлар һәм матур җиңүләр телибез!


Нет комментариев