Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«СалаваTik»лардан Әтиләр көненә яңа җыр!

Бүген интернетта​ «СалаваTik»ларның Әтиләр көне уңаеннан Энҗе Әхмәтҗанова сүзләренә язылган, композитор Әлфия Һадиева көенә иҗат ителгән «Әтиемә» җырының видеосы чыкты.

 

 

«СалаваTik»ларның яраткан якын кешеләребез әниләргә багышлап дүрт җырлы видеосы бар. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган «Кояш гомере» җырының видеосы 146 мең карау җыйган иде. Гаиләнең терәге, балаларның яклаучысы әтиләргә багышланган җырыбыз әле юк иде. Бу безнең иң зур хыялыбыз иде. «СалаваTik»лар белән хыяллар чынга аша! Энҗе Әхмәтҗанова белән Әлфия Һадиевага шундый матур җыр иҗат иткәннәре өчен бик зур рәхмәт. Нәни фанатларыбызга да бу җыр ошар дип ышанабыз. Ә видео клипка килгәндә, без аның һәр сюжетын уйлап төшердек. Әтинең тормышыбызда нинди урын алып торуын күрсәтәсебез килде. Әйтик, әти – ул алтын куллы – кирәк булганда пешерә дә, төзәтә дә, ясый да. Әти әле ул безнең ярдәмчебез дә. Нинди генә мәсьәлә булмасын, әтиләр булганда бернинди авырлыклар да куркыныч түгел. Әтиләр –һәр бала өчен үрнәк. Спортта булсынмы, иҗатта, укуда – балалар әти-әниләреннән үрнәк ала, аларга ошарга тырышып үсә. Әтиләрнең менә шушы сыйфатларын видеода чагылдырырга тырыштык та. Бу эшкә Салаватикларның әтиләрен дә җәлеп иттек. Алар да бик теләп ризалык бирделәр. Афәрин, әтиләребезгә! Алар һәрнәрсәне булдыра»,– ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Әтиләр съемка мәйданына бик борчылып килсәләр дә, бу эштә үзләренең барлык осталыкларын күрсәтте. Башта гына оялып торган булсалар да, шундук рольгә керделәр. Видеобыз бик җылы килеп чыкты», – ди режиссер Гүзәл Шакирова.

«Мондый клипта төшү безнең өчен горурлык! Аннары без бу проектның нәтиҗәсен видеодан гына күрергә күнеккән. Ә аның эчке кухнясын күргәнебез юк иде. Безнең өчен бу зур ачыш булды. Күпме кешенең хезмәте яшеренгән икән. Бер дә җиңел эш түгел. Һәр кешенең профессиональбулуы кирәк. Ә «СалаваTik»лар командасында үз эшләрен яратып башкаручы үз эшләренә гашыйк иҗади кешеләр тупланган. Безгә мондый мөмкинлек тудырганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да милләтебез киләчәге өчен башкарылган эшләрендә уңышлар телибез», – ди «СалаваTik» Ризәләнең әтисе Рөстәм Биккулов.

https://youtu.be/lNX9N27PhJA

БӘЙРӘМ БЕЛӘН❤️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев