Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кәзкәй авылының батыр һәм данлы улы Зөфәр Рәхимовның исеме мәңгеләштерелде
Бүген Кәзкәйдә Әфган сугышы ветераны, авылның батыр вә данлы улы Зөфәр Рәхимовның исеме мәңгеләштерелде.
-
Каһарманнар турындагы хәтер мәңгелек
Районыбызда хәрби бәрелешләрдә каһарманлык өлгеләре күрсәткән батыр якташларыбыз турында истәлекләрне мәңгеләштерү, яшь буынга тапшыру максатыннан байтак эшләр башкарыла.
-
СВОдан Татар Ямалысына ялга кайткан якташыбыз мәктәп укучыларын кыю булырга өндәде
Татар Ямалы мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядән кайткан батыр Зиннур Зинит улы Мадыхов белән очрашты.
-
Мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинага чәчәкләр бүләк итте
Нурфика Абдуллина- районыбыздагы исән-сау дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе. Күҗәкә авылында яши ул.
-
Ленар Зарипов: Һәрберсенең мендәр астында дога!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кичә, 10 сентябрь көнне ерак сәфәрдән- хәрби операциядән кайтты. Ил алдындагы изге бурычларын үтәгән якташларыбыз белән очрашып, район көче белән әзерләнгән гуманитар ярдәмне кулларына тапшырды ул.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм тапшыруын дәвам итә
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге делегация Актаныш егетләре булган тагын бер хәрби операция ноктасына килеп җитте. Актанышлылар көче белән әзерләнгән гуманитар ярдәмне якташларыбыз олы горурлык, сөенеч хисләре белән кабул итеп алдылар.
-
Түке авылы махсус хәрби операциядә һәлак булган оныгын соңгы юлга озатты
Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, күпсанлы авыл халкы, туганнары, дуслары катнашты.
-
Ут эченнән исән чыксам, балаларга 50 мең хәер бирер идем: Бүген СВОдагы райондашыбызның нәзере үтәлде
Махсус хәрби операциядәге райондашыбыз Илфак Камалов иң куркыныч нокталарга кереп батырларча көрәшүче егетләребезнең берсе. Илфак Изхар улы чираттагы куркыныч бәрелешләрнең берсендә «Бу ут эченнән исән чыксам балаларга 50 мең хәер бирер идем!» дигән булган. Бүген, 1 сентябрь, Белем көнендә аның нәзере үтәлде.
-
Актаныш бүген тагын бер батыр улы белән саубуллашты
Шәбез авылыннан махсус хәрби операциягә алынган Илдар Хөснияровны соңгы юлга озатырга, районыбызның батыр улы белән саубуллашырга бар авыл халкы, дуслары, хезмәттәшләре килде.
-
Бүген данлыклы генерал Миңлегали Шәйморатовның туган көне!
Бүген данлыклы генерал Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатовның туган көне!
-
Батыр шагыйребез Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алыйк
25 август — татар халкы зур югалтулар кичергән көн: 1944 елның 25 августында, көн уртасында, Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен гильотинада җәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.
-
Батырыбыз 81 елдан соң туган авылы Качкынга кайтты (фоторепортаж)
Бүген районыбызның Качкын авылында 34 яшендә Сталинград сугышында батырларча һәлак булган сугышчы-кызылармеец Зариф Гобәйдуллинның җәсәден җир куенына иңдерделәр. Батыр сугышчы хөрмәтенә Качкын авылының Җиңү һәйкәле янында тантаналы митинг узды.
-
Карт авылында хәрби операциядән кайткан Илнар Арсланов белән очраштылар
Районыбыздан махсус хәрби операциядән шушы көннәрдә тагын биш егетебезнең кыска вакытлы ялга кайтуы көтелә.
-
Такталачыкта авылның батыр егете белән күрештеләр
20 август көнне Такталачык авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы Илзар Сәрвәретдинов белән очрашу узды.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташларыбыз белән очрашты
Бүген махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз туган якка бер-бер артлы ялга кайта.