Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

«Әнәк» агрофирмасы машина йөртүчесе: Барлык егетләр дә махсус хәрби операциядән исән-сау кайтсын!

«Әнәк» агрофирмасы машина йөртүчесе Раил Кашапов махсус хәрби операциядәге батырларыбызның гаиләләренә беренче көнәрдән үк КамАЗ йөк автомобиле белән утын кайтаруда катнаша.

Раил Кашапов өчен махсус хәрби операция чит түгел, сугышның аяусыз җилләре якын иптәшенең дә ишеген шакый. Дусты Артур Салихҗанов бу көннәрдә ут-ялкын эчендә неонацизм тарафдарларына каршы көрәшә. Аның вакытлыча ялга кайтуын зур түземсезлек белән көтеп тора Раил. Бигрәк тә дустының әти-әнисенең уллары өчен борчылып, кайгырып торуы үзәкләрне өзә. Шуңа да өлкәннәрне ярдәменнән ташламый.

- Артур да, башка егетләр дә махсус хәрби операциядән исән-сау кайтсыннар. Алар-безнең горурлык!- ди Раил Кашапов.

Өмәчеләр тарафыннан әзерләнгән утыннарны гаиләләргә таратуга да җаваплы карый Раил. Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Илфак Бариев егетнең бер көн дә калдырмый Әнәктән Актанышка килүен, үзенә билгеләнгән маршрут буенча эшен җитез һәм сыйфатлы башкаруын әйтеп мактап телгә алды. 

Алдагы язмаларда хәбәр иткәнчә, районыбызда менә елдан артык утын кисү өмәләре оештырыла. Актаныш районы буенча узучы М-7 федераль юл төзелеше барышында трасса тирәләрендәге шактый гына агач полосалары киселде. Аларны утын итеп әзерләүдә районыбызның утызга якын оешма-предприятиесе катнашты. Бүген каты көнкүреш калдыклары полигонындагы утын кисү өмәсенә мәктәп директорлары, укытучы ир-егетләр килде.

Ләйсән Газизова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев