Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бүген Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга — 35 ел

Бүген совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел. Актаныш районыннан Әфганстан сугышында җиде солдат батырларча һәлак була. Батырларыбызга мәңгелек дан!

Бүген яугир-интернационалистарны искә алу көне. Әфган сугышы 1979 елның 25 декабренән 1989 елның 15 фев­раленә кадәр давам итә. Анда 620 мең совет солдаты, офицеры интернациональ бурычын үти. Безнең егетләрне "шурави" дип атаган сугыш 14453 совет солдатының гомерен өзә, күпләр хәбәрсез югала, әсирлеккә төшә, 35 меңе төрле тән яралары ала. 

Актаныш районыннан Әфганстан сугышында җиде солдат- Мөдәрис Мирсәетов, Мөхәррәм Сафин, Ринат Зәйнетдинов, Рәшит Фәрдиев, Дәһлүл Фазлыев, Хәмбола Гамбәров, Рамил Фәррахов һәлак була. Алар турындагы якты хәтер безнең күңелләребездә кадерләп саклана. 

Җиңү паркында Әфганчы батырларыбызга куелган стелаларда әлеге геройларыбызның исемнәре уеп язылган. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев