Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Махсус хәрби операциядәге якташыбыз Георгий Жуков медале белән бүләкләнде

Әгъбәс авылында яшәп үз теләге белән махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшүче Камалов Илфак Изһар улы Георгий Жуков медале белән бүләкләнде.

Илфак Изһар улы Георгий Жуков медале белән Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнә. Бу хакта безгә героебызның авылдашы, Чуракай мәктәбе директоры Дилбәр Нәбиева хәбәр итте. Хәзерге вакытта Илфак Камалов янә ут эчендә, кыска вакытлы ялдан соң сугышчан хезмәттәшләре белән батырларча илебез алдындагы бурычын үти.

Якташыбызның исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуын телибез. Сезне, Илфак Изһар улы, гаиләге, авылдашлар, райондашлар көтә!  Сез- безнең горурлык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев