Бөек Җиңүгә 80 ел! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышта Россия көне: Иске Сәфәр җирлеге Җиңү Байрагын кабул итте
Россия көнендә Иске Сәфәр җирлегендә Җиңү байрагын тапшыру тантанасы булды.
-
Җиңү Байрагы Иске Байсарга килде
Актаныш районы Сабантуйда «Җиңү байрагы» акциясенә старт бирде. Бөек Җиңү символы авыл җирлекләренә тапшырылып Хәтер һәм кайгы көнендә Актанышка кайтып җитәргә тиеш.
-
Тарихи мизгел: Җиңү байрагын Кәзкәй авыл җирлеге кабул итеп алды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы Актаныш район Сабантуеның төп тематикасын тәшкил итте.
-
Су басу ихтималы аркасында юкка чыккан авылларның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар Актаныш районында дәвам итә. 7 июнь көнне Татар Ямалы җирлегендә тарихи вакыйга булып узды. Иске Семиостров авыл советына кергән: Иске Семиостров (Өшәр), Яңа Семиостров (Чиялек), Луговая, Чирәм Колак, Каенлы Җилән, Дүртөйле, Наплава авыллары истәлегенә һәм ил азатлыгы өчен көрәшкән ветераннар исеменә һәйкәл ачылды.
-
Иске Семиостровлылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап һәйкәл ачты
7 июнь көнне Иске Семиостров авыл җирлегенә караган авылларда яшәгән якташлар очрашты.
-
Режиссер Илиза Мөхәммәтова: Актаныш Сабантуенда «Җиңү байрагы» йөрешенә старт биреләчәк
Актаныш районы мәдәният йорты режиссеры Илиза Мөхәммәтова 20 ел эшләү дәверендә һәр елны район Сабантуен оештыруда катнаша. Мәдәният хезмәткәрләребез Сабантуйны тагы да үзенчәлеклерәк, матуррак уздыру өчен бар көчләрен куеп тырыша. Быелгы милли бәйрәмебез дә бик колачлы, эчтәлекле булачак. Илиза Вәгыйзь кызы яңалыклар белән уртаклашты.
-
Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы тантанасыннан безнең фоторепортаж!
-
Австриядәге ватандашларыбыз якташыбыз Нур Баянны искә алды
Ерак Австриядә яшәүче ватандашларыбыз якташыбыз, сугышчы һәм шагыйрь Нур Баянны искә алдылар, ул мәңгелек йокыга талган зиратка Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее көнендә чәчәкләр салдылар.
-
Актаныштагы Җиңү көнен зур концерт төгәлләде!
Җиңү мәйданында тантаналы көн бик матур тәмамлана.
-
Без сезне онытмыйбыз!
Җиңү көнендә Актаныш районы мәдәният бригадасы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә котларга дип юлга чыкты. Җырлар, шигырьләр һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән артистлар геройларга шатлыклы, сөенечле минутлар бүләк иттеләр.
-
Батырлар даны мәңгелек!
Ул – барыбыз өчен дә изге көн. 1941нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итте. Авыр югалтулар һәм җимереклекләр, ачы күз яшьләре белән тулы ул көннәр халык хәтереннән мәңге җуелмас. Сугыш корбаннары берничә дистә миллионнар белән исәпләнә. Безнең илдә сугышның утлы җиле кагылмаган гаилә калды микән?! Күпләр дошманга каршы – фронтның алгы сызыгында, кемнәрдер тылда көрәште.
-
Җиңү алып килгән батырларга дан һәм хөрмәт!
9 май, Җиңү бәйрәмен Актаныш районы халкы көтеп ала. Чөнки илебездә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне!
-
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Бүген Актанышта Бөек Җиңүнең юбилеен- фашист илбасарларын тар-мар итүнең 80 еллыгын бәйрәм иттеләр. Җиңү көне иртәнге сәгатьләрдән үк күңелле мизгелләр белән башланды. Ленин урамы буйлап батырлар истәлегенә йөреш узды, данлы елларның истәлегенә күргәзмәләр эшләде.
-
Бүген Актаныш Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә!
Актаныш халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилеена багышланган тантаналы чараларда катнаша.
-
Иске Богады авылында Бөек Җиңү бәйрәмендә махсус хәрби операция батырларына багышлап Хәтер тактасы ачылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Иске Богады, Яңа Җияш һәм Иске Солтангол авылларында истәлекле митинглар узды.