Тарихи мизгел: Җиңү байрагын Кәзкәй авыл җирлеге кабул итеп алды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы Актаныш район Сабантуеның төп тематикасын тәшкил итте.
Сабантуй бәйрәмендә Актаныш авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев Кәзкәй җирлеге башлыгы Расих Шәйхуллинга Җиңү байрагын тапшырды. Ватанны саклаучылар елы уңаеннан старт алган районкүләм акция бу. Җиңү байрагы һәр авыл җирлегендә булып, быелга багышланган тематик чараларда катнашып чыгачак.
Җиңү байрагы 21 июнь көнне яңадан Актанышка әйләнеп кайтырга тиеш.
Руслан Усманов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев