11 сентябрьдә Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сыйныфында белем алучы укучылар һәм укытучылар Минзәлә шәһәренә иҗади сәяхәткә барып кайтты.
Сәяхәт барышында яшь рәссамнар өчен аеруча кызыклы булган пленэр дәресләре оештырылды. Укучылар табигать күренешләрен, шәһәр мохитын күзәтеп, аларны кәгазьгә төшерергә тырышты. Мондый дәресләр балаларга рәсем ясау осталыгын камилләштерү белән беррәттән, тирә-яктагы матурлыкны күрергә һәм аны иҗади кабул итәргә өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Укучылар Минзәләнең тарихи урыннары белән дә танышты. Алар шәһәрнең үзенчәлекле урыннарының берсе булган Екатерина күперендә булдылар. Минзәлә елгасы буйларында ял итеп, төбәкнең гүзәл табигатенә сокландылар.
Сәяхәтнең иҗади дәрес белән генә чикләнмәве, укучыларга тарихи һәм табигый мохитне өйрәнү мөмкинлеге бирүе аеруча әһәмиятле булды.

— Барысы да сәяхәттән яхшы кәеф белән кайтты. Күпләрнең монда тукталып, озаклап булганнары юктыр. Үзенчәлекле урыннар, барысына да ошады, — диде рәсем укытучысы Айрат Сәрвәров.
Минзәләгә сәяхәт яшь рәссамнар өчен яңа тәэсирләр, иҗади идеяләр һәм матур хатирәләр калдырды. Пленэр вакытында туган хис-кичерешләр киләчәктә аларның эшләрендә дә чагылыш табар дигән теләктә калабыз.
Нет комментариев