Авыл чичәне: Актанышта шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей кичәсе узды
Мәдәни Актаныш

Авыл чичәне: Актанышта шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей кичәсе узды

Бүген Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей бәйрәме узды. «Иҗат, сәнгать, туганлык һәм дуслык бәйрәме» дип аталган тантаналы чарага каләм ияләре, рәсми затлар һәм иҗат сөючеләр җыелды.

Туган авылдан башланган юл

Фәнәвис Дәүләтбаевның иҗат чишмәсе аның кендек каны тамган туган туфрагына бәйләнгән. Шагыйрь бары 30 йортлы Түмерҗә авылында дөньяга килә. Өлкәннәр әйтүенчә, бу бәләкәй генә авыл чын мәгънәсендә зыялылар бишеге: узган гасырның 50 нче елларыннан бирле монда 4 фән докторы, 2 академик, 3 фән кандидаты, хәрбиләр, юристлар, табиблар, икътисадчылар һәм төзүчеләр үсеп чыккан.

 Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей кичәсе уздыБашлангыч белемне үз авылында алганнан соң, Фәнәвис күрше Тәләкәй һәм Такталачык мәктәпләрендә укуын дәвам итә. Авылдан авылга җәяү йөргәндә мәктәп елларында ук аның күңелендә беренче иҗат очкыннары кабына.

Заводтан — кызыл дипломга һәм колхозга

Көнчыгышта 2 еллык армия хезмәтен тәмамлагач, булачак шагыйрь Казанның резина һәм ясалма күн заводында эшкә урнаша. Шул ук елны Казан финанс-икътисад институтының кичке бүлегенә укырга керә.

 Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей кичәсе узды1978 елда югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган яшь белгеч шәһәрдә калмый, туган төбәгенә кайтып, «Гигант» колхозында икътисадчы булып эшли башлый.

Халыкчан сүз һәм үлемсез җырлар

Фәнәвис Дәүләтбаев — Саҗидә Сөләйманова һәм Гамил Афзал исемендәге премияләр лауреаты, күпсанлы китаплар һәм халкыбыз яратып җырлый торган бихисап җырлар авторы. Аның иҗат юлы тормыш университеты белән аерылгысыз бәйләнгән. Ваакытында «Татарстан яшьләре», «Игенче даны», «Актаныш таңнары» газеталары аның өчен чын иҗат мәйданына әверелә.

 Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей кичәсе уздыШагыйрь гомере буена авылда, үз халкы арасында яши. Кара туфраклы җирдә хезмәт куючыларның шатлыгын да, сагышын да, бәхетен дә каләмдәшләренә караганда тирәнрәк тоя. Аның шигырьләрендә туган авылның сулышы, заман сулышы һәм халыкчан чичәнлек чагыла.

Юбилей чарасына Казаннан, Яр Чаллыдан һәм бөтенесе почмакларыннан күренекле язучылар, район җитәкчелеге, авылдашлары һәм туганнары җыелды.

 Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей кичәсе узды Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов юбилей хуҗасын кайнар сәламләп, Фәнәвис абыйга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм алдагы көннәрдә дә яңа иҗади уңышлар теләде.

Ленар Зарипов Актаныш җирлегенең күренекле шәхесләргә, сәнгать һәм дәүләт эшлеклеләренә бик бай булуын аерым билгеләп үтте.

Актанышта кояш та беренче булып чыга. Бу төбәк үзендә иң күп дәүләт эшлеклеләрен, язучыларны, шагыйрьләрне, композиторларны һәм рәссамнарны үстергән тиңсез бер район. Бер төбәк тә үзебезнең беренче Президентыбыз белән, шулай ук бөтен дөньяга танылган язучы-шагыйрьләре белән бу кадәр мактана алмыйдыр», — дип искәртте район башлыгы.

Җитәкче үз сүзендә шулай ук якташыбыз Минтимер Шәймиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан, аңа багышланган юбилей елы якынлашуын да искәртеп үтте. Ул Актанышның бай тарихы, бөек шәхесләре һәм халыкның дуслыгы-бердәмлеге нәкъ ана шушы иҗатчылар һәм дәүләт эшлеклеләре хезмәте аша чагылыш табуын әйтте.

Тантанада Ленар Зарипов Фәнәвис Дәүләтбаевка район тормышына һәм әдәбиятына керткән зур хезмәте өчен үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.

 Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей кичәсе узды Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар әдәбиятын үстерүгә, милли мирасыбызны һәм авыл рухын шигърияттә чагылдыруга керткән зур хезмәте өчен Фәнәвис Дәүләтбаевны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Ярты гасырлык иҗат юлы һәм рухи мирас

Фәнәвис абыйның 75 яшьлек гомер бәйрәменең 50 елдан артыгы нәкъ иҗат белән бәйле. Ул иҗат дөньясына 23 яшендә аяк баса һәм шудан бирле каләмен кулыннан төшерми.

Шагыйрь — күпсанлы шигъри җыентыклар, халык яратып җырлый торган бихисап иҗат җимешләре авторы. Ул «Яңа татар җыры» бәйгесендә актив катнашып, күп тапкырлар җиңүләр яулады. Моннан тыш, Фәнәвис Дәүләтбаевның дистәләгән җыетыклары янына 2000нән артык робагыйлары тупланган аерым китабы да өстәлде.

 Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей кичәсе уздыСәхнә түрендә Фәнәвис абыйга матур теләкләр һәм аның сүзләренә язылган дәртле, моңлы җырлар яңгырады. Шагыйрьне иҗатташ дуслары, районыбыз артистлары, танылган җырчылар Алмаз Хөсәенов, Гайфулла Авзалов һәм, әлбәттә, үзенең якыннары — балалары кайнар котлады.


Нет комментариев