Мәдәният хезмәткәрләре конференциядә тәҗрибә уртаклашты
Мәдәни Актаныш

Мәдәният хезмәткәрләре конференциядә тәҗрибә уртаклашты

Яңа Әлем авылы мәдәният йортында районның мәдәният өлкәсенә караган оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында конференция узды.

 

Очрашуда Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш районы башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова катнашты.

Конференция барышында мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде. Район башлыгы Ленар Зарипов мәдәният хезмәткәрләренең җәмгыять тормышындагы әһәмиятенә тукталып, аларның халык белән эшләүдәге ролен билгеләп үтте. Ул шулай ук республика дәрәҗәсендәге чараларда район мәдәнияте вәкилләренең чыгыш ясавын, Актанышның үз тәҗрибәсе белән уртаклашуын ассызыклады.

Чарада мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру мәсьәләләре күтәрелде. Җирле мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырылды.

Конференция мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар өчен тәҗрибә уртаклашу, башкарылган эшләргә бәя бирү һәм киләчәккә яңа максатлар билгеләү мөмкинлеге булды.


Нет комментариев