Мәдәни Актаныш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда җәй: Актанышның күпфатирлы йорт ишек алдында «Күңелле уеннар» уздырдылар
«Татарстанда җәй» проекты районыбызда бик уңышлы дәвам итә. Актанышның күпфатирлы йорт ишек алларында авылыбыз кешеләре өчен матур бәйрәмнәр, кич утырулар оештырыла. Балалар иҗат үзәге педагоглары да бу проектка кушылып, Ленин проспектының 13 А йорты каршындагы ишек алдында «Күңелле уеннар» уздырдылар.
-
Куян шагыйрәсе Әгъҗибә Бәшәрова: Бәйрәмгә!
Куян авылында бик күп мәдәни чаралар уза. Авылдашларны берләштерә, тагы да якынайта торган бәйрәмнәр оештыручы клуб мөдире Роза Хәбетдиновага бик күп рәхмәт сүзләре язалар. Куян шагыйрәсе Әгъҗибә Бәшәрова исә хисләрен шигъри юлларга салган.
-
Якташыбыз, Әлмәт театры актрисасы Асия Харисова: Спектакльләребез Актаныш тамашачысына да бик ошар
19 нчы августта Әлмәт татар дәүләт драма театры Актанышка гастроль белән килә. Театр сөючеләргә якташыбыз, Күҗәкә авылы кызы Асия Харисова катнашуында ике спектакль күрсәтеләчәк. Иртәнге якта балалар өчен Туфан Миңнулинның «Акбай һәм Сарык малае» спектакле, кичен Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» пьесасы тәкъдим ителә.
-
Татарстанда җәй: Актаныш артистлары ишегалды концертлары оештыра
12 августта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары «Ямьле җәй айлары» программасы белән «Татарстанда җәй- Лето в Татарстане» проекты кысаларында Актанышның ишек алларында чыгыш ясады.
-
Актаныш районы агитбригадасы «Саф» хуҗалыгы игенчеләре алдында чыгыш ясады
Бүген Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагында иң кызган мәл- урып-җыю чоры. Игенчеләребезгә урак өсте вакытында музыкаль ял минутлары да бик кирәк. Алар, кыска гына вакыт эчендә авыр физик хезмәттән беразга булса да ял итә, уңай энергия туплый. «Мәдәни мохит» федераль проектының «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның агитбригада труппасы күчмә концерт программалары оештыра һәм мул иген кырларында игенчеләр алдында чыгыш ясый. Бүген агитбригада атристлары «АлмазАгроТрейд» компаниясенең «Саф» хуҗалыгы игенчеләренә җырлы-моңлы концерт тәкъдим итте.
-
Йолдызлар астында кино: Пучыда яңача мәдәни ял урыны гамәлгә ашырыла
Актаныш районының Пучы авылында «Киновечер под открытым небом»- «Ачык һавада кино киче» проекты старт алды. Аның авторы, авыл мәдәният йортының массакүләм тамашалар режиссеры Зарина Рәхимова. Зарина Хәмзә кызы «Күрше-Фест» республика конкурсында грант отты, үз проекты белән авылда да матур мәдәни вакыйгалар оештырырга мөмкин булуын исбатлады.
-
Актанышлылар Азнакайда «Чатыртауда җыен» фестивалендә катнашты
5 июльдә Азнакай районында «Чатыртауда җыен» төрки халыкларның халык иҗаты төбәкара фестивале узды. Җыенда Актаныш районы вәкилләре дә катнашты.
-
Чишмәбашта көянтәне зурладылар
28 июнь көнне Чишмәбаш авылында «Мәхәббәт көянтәсе» исемле көянтә бәйрәме үткәрелде. Бу хакта Иске Байсар мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева яза.
-
КнижныйFest-арт-литературная ярмарка
C 12 мая в Татарстане начался народный конкурс дворовых событий «Күрше-Фест», старт которому дал Раис Республики Татарстан Рустам Нургалиевич Минниханов.
-
Сабантуй- традицияләр һәм иҗат бердәмлеге ул!
Бүген районыбыз милли гореф-гадәтләр белән тулы күңелле һәм матур бәйрәм Сабан туенда күңел ача.
-
«Ак инеш» ансамбле Татарстан Хөкүмәтенең дәүләт стипендиясенә лаек булды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Созвездие — Йолдызлык»XXV яшьләр эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды. Казан Кремлендә узган тантанада Актанышның «Ак инеш» ансамбле вәкилләре дә катнашты.
-
Җәйге плэнер-2025: Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Алабугада шайтан каласын сурәткә төшерде
Кояшлы аяз көннәр булачак рәссамарны илһамландыра,тагы да яңа иҗади уңышларга рухландыра. Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате сыйныфында укучылар бүген Алабуга шәһәренә юл тотты. Уку елын истәлекле һәм күңелле итеп тәмамлап, остазлары Айрат Сәрвәров белән Шайтан каласына менделәр, пленэрда искиткеч табигать гүзәллегендә манараларны сурәткә төшерделәр.
-
Актаныш районындагы китапханәләр фондында 397 124 данә китап бар
Бүген, 27 майда Россиядә Гомумроссия китапханәләр көне — безгә белем дөньясын бүләк итүчеләр: китапханәчеләр, библиографлар һәм китап белгечләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
-
Тыңламас клубына килүчеләрне чәчәк-гөлләр каршылый
Бүген бакча эшләренең иң күңелле вакыты- чәчәк-гөлләр утырта торган чак. Тыңламас клубы алды да матур түтәлләр белән бизәлде.
-
Актаныш районы делегациясе Ташкентка Үзәк Азия Сабантуена китте
25 майда Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабантуе узачак. Шәһәрнең Central Park мәйданында булачак зур чараны оештыруда Татарстан Республикасы вәкилләре башлап йөри. Алар арасында Актаныш районы делегациясе дә бар.