Мөслим сәхнәсендә Актаныш муниципаль театрының «Өйләнәм, бетте-китте!» спектакле зур уңыш белән узды
Мәдәни Актаныш

Мөслим сәхнәсендә Актаныш муниципаль театрының «Өйләнәм, бетте-китте!» спектакле зур уңыш белән узды

Мөслим сәхнәсендә Актаныш районының драма һәм комедия театрының Рабит Батулла әсәре буенча куелган «Өйләнәм, бетте-китте!» спектакле зур уңыш белән узды.

Театр артистлары пьесаның рухын оста итеп ачып бирде, үткен юмор аша тормышның әһәмиятле темаларын җиренә җиткереп ача алдылар. Сәхнәдәге ихлас хис-кичерешләр, җанлы образлар һәм җылылык белән сугарылган энергетика тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте.

Барлык артистларга һәм иҗади төркемгә онытылмаслык кич өчен чиксез рәхмәт, ди Мөслим тамашачылары.


Нет комментариев