Актаныш районының яшь җырчысы «Тургай» конкурсында Гран-прига лаек булды
Уфада «Туган Тел» телеканалы оештырган «Тургай» төбәк балалар-яшүсмерләр телевизион вокаль конкурсында Актаныш районының яшь таланты Тимур Фәрхетдинов катнашып, «Вокал-соло» номинациясендә Гран-прига лаек булды.
Тимурның уңышларында Актаныш районы «Балалар сәнгать мәктәбе» укытучысы Лилия Мостафинаның өлеше зур.
«Туган Тел» телеканалы конкурс җиңүчесен бик яхшы әзерләгәне өчен Лилия Ревалевнага рәхмәт белдерде, аның балалар вокал сәнгатен үстерүгә һәм яшь талантларны тәрбияләүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
"Сезгә алга таба да уңышлар телибез!"- диелә телеканалның генераль директоры Айдар Вахитов имзалаган Рәхмәт хатында.
Тимурны һәм аның педагогы Лилия Мостафинаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм яңадан яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев