Актанышта Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесенең икенче этабы башланды
Бүген Актанышның нәфис сүз осталары Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесендә сәләтләрен сыный. Конкурс Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышлап мәдәният-сәнгать, тарих юнәлешендә киңкырлы «Ватан дәшә - Родина зовёт» фестивале кысаларында уза.
Актаныш районында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышлап мәдәният-сәнгать, тарих юнәлешендә киңкырлы «Ватан дәшә - Родина зовёт» фестивале игълан ителгән иде. Фестиваль кысаларында күптөрле патриотик конкурслар оештырылды. Бүген дә бәйгеләр дәвам итә. Мәсәлән, әлеге минутларда Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесенең икенче этабы уза. Конкурста чыгыш ясаучыларны жюри әһелләре белән бергә Актаныш районының легендар шәхесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгыйс Әһлетдинов үзе дә бәяли.
Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесенең беренче этабында катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында Актаныш районында, авылларында әби-бабаларыбыз истәлекләре буенча язылган вакыйгалар, реаль кешеләр, саннар, фактлар, документлар, экспонатлар, ядкарьләр белән баетылган әдәби очерк, эссе, поэма, нәсер, хат, инша, шигырьгә салып татар телендә, сәхнә чыгышы әзерләделәр. 2 этапта инде конкурска нәтиҗә ясала.
Конкурсның максаты- җирлегебездә яшәүче төрле сугышта катнашкан геройларның, ветераннарның батырлыгын тасвирлау, сугыш чоры балаларының, хатын-кызлар, өлкән буын күргән вакыйгаларны, аерым язмышларны тарихта калдыру, буыннан-буынга тапшыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев