Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Иске Богады халык театры «Идел-йорт» театр фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайтты

Иске Богады авылының «Тормыш җыры» халык театры коллективы Казанда Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесендә катнашып, бик уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

 

«Идел-йорт» театр фестивалендә катнашу да безнең өчен зур җиңү, дәрәҗә. Жюри тарафыннан әйтелгэн уңай фикерләр, җылы сүзләр ишетү хезмәтебезгә зур бәя. Үзешчәннәребезнең ял, бәйрәм димичә, тиз арада Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» спектаклен  яңартулары, Казан шәһәрендә күрсәтүләренә зур рәхмәтлебез.Шулай ук ут куючыбыз- Дүртөйледән үк килгән Камил абыйга, музыкаль якны көйләүче Риназга да зур рәхмәт!

Ярдәм кулы сузган,техника һәм акчалата ярдәм иткән "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе, авылдашыбыз Ринат Рәфыйкъ улы Сәхабетдиновка зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Казан шәһәрендә кайнар бәлешләре, пироглары белән өстәл тутырып сый-хөрмәтләр әзерләп көтеп торган Азат абый белән Рәмзия апа Хөсәеновларга, тәмле кучтәнәчләре,  чәк-чәкләре, кәнфитләре белән килгән Исламов Рафакка, Халиков Рөстәм абыйга зур рәхмәт. Шулай ук безнең театрыбызны  карарга килгән авылдашларны, райондашларны күрү дә безгә чыгыш ясаганда көч бирде, -дип хәбәр итте халык театры җитәкчесе, мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова.

Барлык райондашлар исеменнән Иске Богадының «Тормыш җыры» халык театрына уңышлар телибез, сезне җиңүчеләр рәтендә күрербез дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев